news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Алга» газетасы баш мөхәррире: Хәзерге вакытта газеталарга тираж җыю авыр бирелә

Соңгы арада районнардагы татар газеталары ябыла икән, дигән сүзләр ишетелде. Башкортстанның Борай районында чыгып килә торган «Алга» газетасы баш мөхәррире Венера ханым Арсланова газетаның бүгенге торышы турында сөйләде.

«Алга» газетасы баш мөхәррире: Хәзерге вакытта газеталарга тираж җыю авыр бирелә
Фото: bashinform.ru

«Газетага 95 яшь. 1930 елда ул татарча газета булып басыла башлаган. Мин үзем 7 ел бу газетаның баш мөхәррире булып торам, шушы редакциядә эшли башлавыма инде 17 ел.

Беләсез инде, хәзерге вакытта газеталарга тираж җыю авыр бирелә. Почта белән хәл авыр. Бүгенге көндә тираж – 2 меңгә якын экземпляр, кайчандыр 6-8 мең булган. Бүгенге көндә безнең тиражны начар дип әйтмим. Бу дәрәҗәдә тота алсак, бик әйбәт. Элек газета атнасына 3 тапкыр чыкты, хәзер 1 тапкыр чыга.

Без шулай ук сайтны алып барабыз, социаль челтәрләрдә сәхифәләребез бар, Телеграмда эшлибез. Газетага, нигездә, олы кешеләр языла. Болай Аллаһка шөкер, дибез. Сайтны алып барырга яшь кеше алдык, версткада да яшь кеше эшли.

Без – хөкүмәт карамагындагы басма, әлбәттә, үз акчабызга гына яши алмыйбыз. Реклама бирүчеләр бар, газетаның 2 битен реклама белән тутырып барабыз. Авылларда авторларыбыз бар, язып торалар.

Газетаны таратуга килгәндә, без электән почтальоннар белән дус булдык, һәр язылу кампаниясеннән соң аларны бүләкләп тордык. Безгә бирелгән финанс ярдәмне без язылучылар арасында бүләк уйнатуга гына тотмыйбыз, ярты ел саен 10 почтальонга бүләкләр бирәбез. Иң күп яздырган почтальоннарны чакырып, хөрмәтләп, бүләкләп торабыз. Без алар турында газетада язабыз, бер коллектив кебек эшлибез.

Район газетасына язылу кыйммәтрәк, диючеләр дә бар инде, бераз очсызрак булса, бәлки, язылучылар күбрәк тә булыр иде. Шуны да күзәтәм: бер яртыеллыкка кеше язылмаса, аннан ул газетага язылмаска өйрәнә, гел язылып торса гына укый», – ди ул.

Башкортстанда чыга торган татар газеталарының бүгенге хәле турында тулырак «Интертат» сайтында Гөлүзә Ибраһимова белән Зилә Мөбәрәкшина язмасында укый аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot