Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Алга» батальонының взвод командирына Татарстан Республикасы орден медале тапшырылды
Бөгелмә мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Татарстанның «Алга» батальоны взвод командиры Артем Малючевка махсус операция кысаларында хәрби һәм гражданлык вазифаларын үтәгән вакытта күрсәткән батырлыгы өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале тапшырылды. Ул хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда.
«Әлеге бүләк махсус операция барышында хәрби һәм гражданлык бурычын үтәгән вакытта күрсәткән батырлык өчен тапшырыла. Безнең Бөгелмә егетләре үз бурычларын кыю рәвештә һәм батырларча үти! Алар белән горурланабыз!» – дип мөрәҗәгать итте Линар Закиров киңәшмәдә катнашучыларга.
Киңәшмәдә «ГКС-Производство» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Альберт Кәримов та бүләкләнде. Россия саклану министры Сергей Шойгу боерыгы белән, аңа «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале РФ Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны хәл итүдә теләктәшлек күрсәткәне өчен бирелде.
Махсус хәрби операция узган елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Президенты Владимир Путин күп тапкырлар белдергәнчә, махсус операция тиешле максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк.
Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз