Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Алга» батальонына «Ахмат» бронеавтомобиленең беренче үрнәге тапшырылды
Татарстан кешеләреннән торган «Алга» батальонына «Ахмат» бронеавтомобиленең беренче үрнәге китерелде. Батальон командирына техниканы кичә иртән тапшырдылар. Ул тантаналы тезелеш белән узды.
«Ахмат» машинасының макет үрнәген «КАМАЗ» автозаводында Татарстан Республикасы ДОСААФ региональ иҗтимагый оешмасы вәкиле алды.
Бронеавтомобиль Украинадагы махсус хәрби операция тәҗрибәсен исәпкә алып эшләнгән. «Ахмат» машиналары Россия комплектлау әйберләреннән җыела, алар саклау буенча югары класслы, шулай ук бу техника бик тиз ясала.
«Татар-информ» Татарстанда үз теләкләре белән хәрби хезмәткә алынучылардан торган ике батальон формалашуын хәбәр иткән иде. Алар әзерлек узганнан соң Украинага хәрби бурычларга юл тотачак. Исемле батальоннарда катнашучыларның һәрберсенә 360 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү каралган. Моннан тыш, батальон хәрби хезмәткәрләре ташламалы шартларда торак сатып ала алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз