news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда СКА белән матч турында: «Алга, «Ак Барс»!»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Континенталь хоккей лигасының даими чемпионаты кысаларында Санкт-Петербургның СКА командасына каршы матч алдыннан «Ак Барс» хоккейчыларына мөрәҗәгать итте.

«Алга, «Ак Барс»! Бүген Галия апаның йөзенә кызыллык китермәгез!», – дип язган Президент социаль челтәрләрдә һәм мөрәҗәгатенә Казан клубының Галия исемле өлкән яшьтәге җанатары төшерелгән видеороликны да өстәгән.

Искәртеп узабыз, бүген «барслар» бу сезонның лидеры – СКА командасы белән уйный. Матч Казанның «Татнефть Арена» бозында Мәскәү вакыты белән 19.30 сәгатьтә башлана.

Даими чемпионаттагы 29 матчтан соң «Ак Барс» 29 очко белән Көнчыгыш конференциянең турнир таблицасында сигезенче урынны били. СКА клубы исә 54 балл белән Көнбатыш конференциядә һәм тулаем лигада беренче урында бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100