news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альфрид Бустанов Россия шәһәрләрендә Ислам диненең үсеше күзәтелүен әйтте

«Шәһәр шартларында Ислам диненең яшьләр арасында үсешен өйрәнү бик кызык», — диде Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары.

Альфрид Бустанов Россия шәһәрләрендә Ислам диненең үсеше күзәтелүен әйтте
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Альфрид Бустанов «Россиядә Ислам V: шәһәрдә мөселман субъективлыгы» җәйге мәктәбе ачылышында Россия шәһәрләрендә Ислам диненең үсеш алуын феномен буларак атап булуын әйтте.

«Безнең катнашучылар — төрле дин вәкилләре. Җәйге мәктәпне дин белән бәйләү максатын да куймыйбыз. Әлбәттә, гомумән, Россия шәһәрләрендә Ислам диненең үсеш табуын феномен буларак әйтеп була. Җәйге мәктәп кысаларында да без шушы феноменны өйрәнәбез. Шәһәр шартларында Ислам диненең яшьләр арасында үсешен өйрәнү бик кызык», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

  • Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Россиядә Ислам V: шәһәрдә мөселман субъективлыгы» дигән халыкара җәйге мәктәп ачылды. Анда барлыгы егермегә якын кеше катнаша. Чара «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсе белән башланды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100