Мин татар телендә укымадым. Ләкин мин үземне Омскидан килеп, татарча сөйләшүче бердәнбер кеше дип әйтә алмыйм. Сер түгел, шәһәрдә татар теленең кулланышы һәм яшәеше еш кына катлаулы шартларга юлыга. Шуңа күрә татар телен өйрәнү, белү үзебезгә кала. Һәрбер кешенең тәрбиясенә, вөҗданына карап. Әгәр дә узган буыннар белән бәйләнгән җепне сакларга телисең икән, син татар телен белергә тиешсең. Кемнең балалары бар, вакыт үтү белән шуны аңлыйсың, син балалар белән нинди телдә сөйләшәсең һәм киләчәктә алар нинди телдә сөйләшәчәк, бу – вакытлар узу белән мөһим була башлый.
Еш очракта олырак буыннан шундый сүзләрне ишетергә була: «Эх кызганыч, без үзебезнең балаларга татар телен өйрәтмәдек!» – һәм тотыналар төрле сәбәпләр атарга. Бу нәрсә бар, чынлыкта, бернинди сәбәпләр дә эзлисе килми. Мин үз кызларым белән рәхәтләнеп татарча аралашам, аларда үзләренең кем булулары турында бернинди дә шик юк, ди ул.
Башкортстан Республикасы башкаласында узган «Ufa.Tatar» форумында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева язды.