news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альфред Вәлиев: Иң мөһиме — Татарстанда тотрыклылык саклансын

Татарстан Президентына кандидат сайлауда тавыш бирде.

Альфред Вәлиев: Иң мөһиме — Татарстанда тотрыклылык саклансын
Эльвира Зәйнуллина

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). «Россия коммунистлары» партиясеннән Татарстан Президентына кандидат Альфред Вәлиев сайлауда тавыш бирде.

«Минемчә, республика халкы кем өчен генә тавыш бирсә дә, иң мөһиме — Татарстанда тотрыклылык саклансын, төбәк һәрвакыт алдынгы булсын», — диде Альфред Вәлиев.

Президентлыкка кандидат сайлауга бөтен гаиләсе белән килгән. Аның сүзләренчә, быел сайлаучылар арасында яшьләр күп.

«Мин оныкларым Диана һәм Артур, хатыным һәм кызым белән бергә тавыш бирергә килдем. Миңа гаиләм һәрчак ярдәм итә. Аларның ярдәме бәһасез», — диде сәясәтче.

Татарстанда 11-13 сентябрьдә республика Президентын сайлау, муниципаль депутатларын сайлау, шулай ук ике сайлау округы буенча Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot