news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альфред Дәүләтшин: Телне белмәүче дини кеше булса, ул кайчан да булса милләтенә кайтачак

Башкортстан Республикасы башкаласында «Ufa.Tatar» форумы узды. Форум кысаларында «Замана шәһәрендә без кемнәр?» дип аталган пленар утырышта катнашкан Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин милләт киләчәге турында фикерләре белән уртаклашты.

Альфред Дәүләтшин: Телне белмәүче дини кеше булса, ул кайчан да булса милләтенә кайтачак
Фото: Андрей Шальков

Дин мәсьәләсенә кагылсаң, әгәр без телне белмәгән татарны алсак, ләкин ул дини булса, һәм икенче очрак – телне дә белми, дини дә булмаган кешене. Минемчә, телне белмәүче дини кеше булса, ул кайчан да булса милләтенә кайтачак. Чөнки һәрбер кешенең үзбилгеләнүе төрлечә, ул шәхси тойгылар, кеше белән, аның гаиләсе белән бәйле булырга мөмкин.

Вакыт узу белән тамырларны, әби-бабаңны өйрәнү барыбер сине, ничектер, дини мәсьәлә белән дә бәйли. Дин һәм милләт – алар һәрвакыт бергә. Ә менә хәзерге вакытта ничек телне өйрәтергә... Бүген теләгән кеше өчен укытучы табу да проблемалар тудыра, ди ул.

Башкортстан Республикасы башкаласында узган «Ufa.Tatar» форумында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot