news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альфред Дәүләтшин: Татарны Уфасыз, Уфаны татарсыз күз алдына китереп булмый

Альфред Дәүләтшин: Татарны Уфасыз, Уфаны татарсыз күз алдына китереп булмый
Фото: © "Татар-информ", Зөлфия Шәвәлиева

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин – «Татарны Уфасыз, Уфаны татарсыз күз алдына китереп булмый», – дип белдерде. Бу хакта ул бүген Уфада заманча форматта узган «Ufa.Tatar» форумында әйтте.

«Сезне күрүебезгә шатбыз, быел «Ufa.Tatar» форумын икенче тапкыр уздырабыз. Әлбәттә, татарны Уфасыз, Уфаны татарсыз күз алдына китереп булмый. Бүген төрле фикерләр яңгырар, бүгенге форум продуктив узар һәм дәвамлы булыр дип ышанам», – диде ул.

Форумда Казан һәм Уфаның танылган сәнгать, җәмәгатьчелек һәм мәгариф эшлеклеләре катнаша.

Фото: © "Татар-информ", Зөлфия Шәвәлиева

«Ufa.Tatar» форумында татар милләтенең заманча чагылышы, урбанизация чорында телнең һәм мәдәниятнең саклануы һәм үсеше турында дисскусияләр үза.

Шулай ук кунакларга Татарстан һәм Башкортстанның милли брендларыннан киемнәр, татар газета-журналлары, китаплар тәкъдим ителә.

Фото: © "Татар-информ", Зөлфия Шәвәлиева

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100