news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альфред Дәүләтшин: Илдәге татар оешмалары бердәм эш өчен мөмкин булганның барысын да эшли

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, конгрессның Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин татар оешмалары эшен билгеләп узды. "Без бергәләшеп күп каршылыкларны җиңә алачакбыз. Илебездәге татар оешмалары берләштерү һәм бердәм эш итү өчен мөмкин булганның барысын да эшли, мөмкин булмаганны да булдырырга тырыша", - диде Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды пленар утырышында.

"Корылтаебыз - затлы мирас. Яхшы гамәлләр купшы яңа киемнәргә тиң, уйланулар - иң саф алтын. Урал, Уфа татарлары, муен тамырлары кебек якын булган башкорт халкыннан сәламнәр алып килдек. Съезд - халкыбызның, милләтебезнең рухи җәүһәрләре җыены", - дип ялкынлы мөрәҗәгатен җиткерде Альфред Дәүләтшин. 

"Төрле төбәкләрдәге милли оешмалар - конгрессның җан тамырлары һәм йөрәгебезнең иң нечкә кылларын гамәлгә китерүче дә ул конгресс", - ди Башкортстан вәкиле.

"Ир егетнең асылы ил эшендә сыналыр" диелә халык мәкалендә. Васил Шәйхразыевның әлеге мәртәбәле корылтайга безнең республикадан делегат булып сайлануы - хезмәт офыкларының балкышыдыр", - дип ул Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев турында да фикерен җиткерде. 

Альфред Дәүләтшин Башкортстанда соңгы биш елда башкарылган эшләрне санап узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100