news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альфред Дәүләтшин ифтарларны бердәм формат һәм идеология нигезендә үткәрергә тәкъдим итте

Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә узган Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында оешманың Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Рамазан аенда уздырыла торган ифтарларның форматын камилләштерү тәкъдиме белән чыкты.

Үзенең чыгышында ул Рамазан аеның татар дөньясы өчен дини гыйбадәт кенә түгел, ә зур тәрбияви нокта булып торуын ассызыклады. Соңгы елларда Бөтендөнья татар конгрессы һәм аның төбәкләрдәге бүлекчәләре тарафыннан ифтарлар оештыру күркәм традициягә әверелде. Альфред Дәүләтшин Башкортстан, Самара, Оренбург, Чувашия, Удмуртия һәм Ульяновск өлкәләрендәге уңышлы үрнәкләрне искә алып, бу чараларның төрле форматта – меңләгән кешедән торган җыеннардан алып, заманча «фэшн-ифтарларга» кадәр үткәрелүен билгеләп үтте.

Аның фикеренчә, ифтар мәҗлесләре бүгенге җәмгыятьтә мәгърифәтчелек ролен үтәргә, дини белем, әхлак һәм гаилә кыйммәтләрен сеңдерү мәйданы булырга тиеш. Шул ук вакытта, бу чаралар татар халкының милли үзенчәлеген – гореф-гадәтләрне, милли ашларны һәм киемнәрне күрсәтү өчен дә зур мөмкинлек бирә.

Альфред Дәүләтшин конгресс җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, киләсе елда ифтарларны билгеле бер системага салу тәкъдимен кертте. Ул чараларның эчтәлеген баетуга басым ясады.

«Минем бүген Бөтендөнья татар конгрессына бер тәкъдимем бар: соңгы елларда без ифтарларыбызның һәркайда үзенчәлекле төсмерен сакласак та, барыбер ниндидер бер методика, форматта, бәлки мәгънәсе, идеясе, идеологиясе белән бу ифтарларны тәрбия үрнәге итеп үткәрсәк, бик матур һәм күркәм булыр иде», – дип белдерде вәкил.

news_right_1
news_right_2
news_bot