Бу Радий Хәбировның татар җәмәгатьчелеге белән беренче очрашуы булды. Республика башлыгы белән аралашу, фикерләшү, элемтәдә булу бик яхшы. Очрашудан мин канәгать. Андый күрешүләр кирәк. Кайбер сораулар бирелми калды, дигән фикерләр бар икән, килешәм. Бөтен мәсьәләне беренче һәм бер күрешүдә колачлап бетереп булмый. Шулай да, эчтәлекле аралашу булды.
Төп чыгышлар Татар милли автономиясе белән Башкортстанның Татар конгрессы җитәкчеләренеке булды. Азактан аралашу форматында барды. Мин чыгыш ясаучылар исемлегендә юк идем, ләкин үзем кул күтәреп сүз әйттем. Бүгенге көндә Башкортстанның югары уку йортларында өч татар теле кафедрасы сакланып килә. Аларның икесе Уфада (педагогия университетында һәм Уфа фән һәм технологияләр университетында), берсе Стәрлетамакта (Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалында) эшли. Мин шуларны саклап калу мөһим икәнен җиткердем, чөнки Татарстаннан тыш, бүтән төбәкләрдә татар кафедралары юк, ябылып бетте. Бу яктан Башкортстан башкаларга үрнәк булып тора. Элек Ульянда, Тубылда, Мәскәүдә татар филологиясе кафедралары бар иде. Радий Хәбиров «үзгәрешләр көтелми, татар теле кафедралары эшләячәк» дип ышандырды.
Икенче соравым татар мәдәният үзәген булдыру турында иде. Ульян һәм Йошкар-Оладагы татар үзәкләренең тәҗрибәсен өйрәнеп, Уфада да гамәлгә куярга кирәк, дигән мәсьәләне күтәрдем.
Өченче үтенечем татар теле укытучыларына, татар матбугат чаралары хезмәткәрләренә республика тарафыннан игътибарны арттыру турында булды. Шулай ук Уфада Муса Җәлилгә һәйкәл һәм Мәләвездә җәлилче Фоат Булатовка бюст кую мәсьәләсен күтәрдем.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуда булмаучыларның да, булучыларның да фикерләрен Интертат сайты өчен Рифат Каюмов туплады.