news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альфред Дәүләтшин: Татар баласына тел, дин өйрәтерлек уку йорты булса, киләчәк өметле

«Бергәләшеп күп каршылыкларны җиңә алабыз, максатыбыз — кемнедер үзебездән аеру түгел, ә кушу, берләштерү», - ди Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле.

Альфред Дәүләтшин: Татар баласына тел, дин өйрәтерлек уку йорты булса, киләчәк өметле
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин фикеренчә, татар балаларына дин, тарих, татар телен, гореф-гадәтләрен өйрәтерлек һәм үз аңын ныгытырлык уку йортлары булса, халкыбызның киләчәге өметле.

«Бергәләшеп күп каршылыкларны җиңә алабыз, максатыбыз — кемнедер үзебездән аеру түгел, ә кушу, берләштерү. Берләшү — эчке үзгәрешләргә, уңышларга ирешүдер. Ассимиляциягә һәм демографик фаҗигагә каршы тору ысулы — мәгариф һәм мәгърифәт булуда», — диде ул Милләт җыенында.

Ул Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге әзерләгән видеоязманы тәкъдим итте. «Хөрмәт ит, гафу ит, әмма хыянәт итмә. Китап укы, әмма ләгънәт укыма. Аралашучан бул, әмма кол булма. Заманча бул, әмма иелмә, бөгелмә. Куыл, ватыл, әмма сатылма», — диелде язмада.

«Һәр халыкның иң кыйммәтле байлыгы — ватаны һәм хөррияте. Тарихның каһарман уллары татар милләте арасыннан чыккан. Мисал өчен, Рейхстагка беренче булып байрак кадаган татар солдаты Гази Заһитовның туган төбәге Мишкә районында 20 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән һәйкәл ачылды», — ди ул.

Альфред Дәүләтшин татар халкына мөрәҗәгать итеп, гамәлдә һәм фикердә бердәм булырга чакырды.

«Һәр хезмәтебез киләчәк буынга мирас булсын иде. Мирас итеп калдырырлык тарихыбыз бар. Документаль тарихны туплауда Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләренең һәм татар төбәген өйрәнүчеләр белән берлектә хезмәтләрен дәвам итүләрен сорыйбыз», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100