«Безне анда бик җылы кабул иттеләр, зал шыгрым тулы иде. Шунысы да кызык: анда татарлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә килгән иде. Яшәү рәвешләре турында сөйләделәр. «Бездә торак бик кыйммәтләнде, хәзер 2 бүлмәле фатир 2-2,5 миллион тора», – диләр. Без Илнур белән: «Бездә 2,5 миллионга бүлмәнең почмагын да алып булмый», – дип уйлап куйдык. Тик алар өчен бу бәяләр башка төрлерәк кабул ителә шул.
Монда яшәүче татарлар бик чиста татарча сөйләшә. Алар өчен татарча аралашу – бик мөһим әйбер. Үзләренең туганнары, Татарстан белән бәйлелекләре турында сөйләделәр. Бик күпләрнең Татарстанда туганнары бар. Шулай ук, бертуган апалары, энеләре Украина ягында калган, ә үзләре монда яшәүче гаиләләр бар. Иң кызганычы: алар берничек тә аралаша алмыйлар. Болар теге якка чыга алмыйлар, ә туганнары – безнең якка. Чик сакчылары чыгармый. Менә шундый үкенечле, авыр язмышлар…», – ди ул.
Әлфия Хәбибуллина белән «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина сөйләшкән.