news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлфия Тутаева вафат

Заманында Казан шәһәре мәдәният идарәсен җитәкләгән, соңрак та байтак җаваплы вазифаларда эшләгән Әлфия Тутаева вафат. Бу хакта аның апасы Миләүшә Тәминдарова хәбәр итә.

«Ул безнең Казан мәдәниятенә хезмәт итте. Аның Горький музеендагы экскурсияләреннән кешеләр елап чыгалар иде. Шаляпин белән Горькийны якын туганнары кебек ярата иде. «Яңа музыка» оркестрын төзергә дә ул булышты», дип язган Миләүшә Тәминдарова апасы турында.

«Җиде елга сузылган каты авыруның азагы шушы булды. Урының оҗмахта булсын», дип язган ул.

Хушлашу мәрасиме 12.10 сәгатьтә «Казан нуры» мәчетендә була. Яңа татар бистәсе зиратында җирләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot