
Татарстан китап нәшриятында Әлфия Ситдыйкованың «Таш тамыры» дип исемләнгән роман һәм повестьлар китабы басылып чыкты.
«Әлеге басманы әзерләүгә күпме кешенең хезмәте кергән. Барысына да зур рәхмәтемне белдерәм. Китап ул - безнең визит карточкабыз. Илнең кайсы гына өлкәсенә алып барсаң да, укучыга тәкъдим иткәндә зур горурлык хисләре кичерәсең», – дип язган автор. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.