news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлфия Ситдыйкова иҗаты Илдар Юзеев премиясенә лаек дип табылды

Язучы, шагыйрә, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Язучылар һәм Журналистлар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкованың 2022 елгы иҗаты «Мәйдан» журналы һәм ТР язучылар берлегенең Чаллы бүлеге тарафыннан Илдар Юзеев премиясенә лаек дип табылды.

ТР Язучылар берлеге хәбәр итүенчә, язучының туган ягы Актанышта иҗат кичәсе узды. Ул Әлфия ханымның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Таш тамыры» китабын тәкъдим итүгә һәм авторның 65 яшьлек юбилеена багышланды. Китапка «Диңгез суы тозлы ул» романы, «Таш тамыры» документаль-нәфис бәян, «Дөнья тәгәрмәче» повесте керде.

Чарада ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин юбилярга Чаллы мэры Наил Мәһдиевның Рәхмәт хатын тапшырды. Актанышлылар да якташын зурлады. Каләмдәшләре, дуслары, укучылары чәчәкләр һәм изге теләкләрен җиткерде. Район башлыгы Ленар Зарипов Әлфия ханымга Котлау хаты юллады.

Әлфия Ситдыйкованың 2022 елгы иҗаты «Мәйдан» журналы һәм ТР язучылар берлегенең Чаллы бүлеге тарафыннан Илдар Юзеев премиясенә лаек дип табылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot