news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия Самат: Матбугатта кешенең исем-фамилиясен дөрес язсыннар иде

Әлфия Самат: Матбугатта кешенең исем-фамилиясен дөрес язсыннар иде
Салават Камалетдинов

«Татарстан яшьләре» газетасы, «Сөембикә» журналында журналист булып эшләгән Әлфия Самат матбугатта кешенең исем-фамилиясен паспортка карап түгел, татар теленең орфоэпик һәм орфографик нормаларына туры китереп язарга кирәк дип саный.

«Хаталарга эчем поша. Сүз, җөмлә төзелешләреннән тыш, кешенең исем-фамилиясен татарча язмыйлар. «Паспортымда шулай язылган», - диләр. Паспортка кайчандыр Гелия, Гелфия, Ряхим, дип язганнар икән, ник аны гомер буена шулай «өстерәп йөртергә»? Бу – хата. Журналистларга: «Ичмасам, сез булса да дөресләп язсагыз иде», - дип әйтәм. «Шулай язарга кушалар бит», - диләр», - диде ул «Татар журналисты» сәхифәсендә «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Әлфия Самат, журналист булып эшләгән кеше буларак, телевидениедә сөйләнгәннәрнең күпчелегенә бөтенләй ышанмавын әйтте.

«Кулга эләккән матбугатны караштыргалыйм. «Безнең гәҗит», «Ирек мәйданы» газеталарын укырга туры килә, «Акчарлак» – без эшләгән вакыттагы «Татарстан яшьләре»н хәтерләтә. Электрон матбугатны да туры килгәндә укыйм. Хәзер бөтен мәгълүмат (дөресе дә, ялганы да) интернет аша җыела. Компьютер каршында утырып кына дөрес мәгълүмат туплап бетереп булмый, халык арасына чыгарга кирәк», - диде журналист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100