news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия Миңнуллина: Үзгәртеп кору елларыннан соң татар матбугаты бик күп укучысын югалтты

Әлфия Миңнуллина: Үзгәртеп кору елларыннан соң татар матбугаты бик күп укучысын югалтты
Михаил Захаров

Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, журналист Әлфия Миңнуллина үзгәртеп кору елларыннан соң татар матбугатына зур зыян салынды дип саный.

«Үзгәртеп кору елларыннан соң Урта Азия территориясендәге республикалар бәйсез дәүләтләргә әйләнгәч, аларда яшәүче татарлар милли матбугаттан мәхрүм калды. Элек алар татар матбугатын Казаннан яздырта иде. 1990нчы еллар башында бу мөмкинлек чикләнде, чөнки почта бәяләре кыйммәт, әлеге мәсьәләдә бернинди сөйләшү-килешү юк. Шул чорда татар матбугатына зур зыян салынды – ул шактый киң катлау укучысын югалтты. Халык татарча укудан аерылды. Татарча укудан аерылдымы – телдән дә аерылды, дигән сүз. Читтә татар мәктәпләре юк бит», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Әлфия Миңнуллина милләттәшләребезнең татар матбугатына мохтаҗ булуын искәртте. «Эх, интернетка татарча җырлар куйсагыз – тыңлар, видеолар карар идек», – дип әйттеләр. Кызганычка, интернет тарала гына башлаган чорда, аның тизлеге әле бик түбән булганга, аудио һәм видео язмаларны электрон форматта тарату мөмкин түгел иде. Шул вакытта ук, татар концертларын интернеттан трансляцияләп булса икән, дип хыяллана идем», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100