news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия Миңнуллина: Татар интернет журналистикасына «Интертат» редакциясе нигез салды

Әлфия Миңнуллина: Татар интернет журналистикасына «Интертат» редакциясе нигез салды
Михаил Захаров

Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, журналист Әлфия Миңнуллина Татарстанда татар интернет журналистикасына «Интертат» электрон газетасыннан нигез салынды, дип саный.

«Беренче көннән редакциядә дус-тату коллектив тупланды. Шунысы куандыра: «Интертат»тан киткәнемә – 12 ел, газетада минем белән эшләгән журналистларның берсе дә тормышта югалып калмады. Аларның 80 проценты – хәзер Татарстан журналистикасында билгеле шәхесләр. Кайберсе баш редактор дәрәҗәсенә күтәрелде. Мин, үземнән соң алмаш калдырдым, дип уйлыйм. «Интертат» газетасыннан Татарстанда татар интернет журналистикасына нигез салынды. Төп кадрлар шунда тәрбияләнде», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Ул «Интертат» электрон газетасындагы беренче тәҗрибәләр турында сөйләде.

«Онлайн форматта эшләгәч, «Интертат» редакциясендә пресс-конференция, иҗади очрашу, туры эфир һәм «түгәрәк өстәл»ләр үткәрә башладык. Беренче туры трансляцияне Салават Фәтхетдиновның концертыннан ясадык. Аны төрле илләрдән бик күп кеше карады. Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы корылтаеннан да туры трансляция ясаганыбыз булды. Болар – үз заманы өчен яңалык иде. Хәзер генә ияләштек, мәгълүмат таратуның мондый форматлары гел булган шикелле», - диде Әлфия Миңнуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100