news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия Миңнуллина: «Интертат» югалмас, чәчәк атар дип ышанам

«Бүген дә «Интертат» эшләп килә, үзенең укучысы бар», - диде «Интертат» электрон газетасының элекке баш мөхәррире.

Әлфия Миңнуллина: «Интертат» югалмас, чәчәк атар дип ышанам
Солтан Исхаков

2002-2007 елларда «Интертат» республика электрон газетасының татар редакциясе җитәкчесе, 2008-2011 елларда баш мөхәррире Әлфия Миңнуллина яңа шартларда да «Интертат»ның югалмавына, аның чәчәк атачагына өметен белдерде.

«Хыялда төзелгән, планнар корылган татар электрон газетасын эшләп булмады. Ләкин бирелгән шартларда яхшы һәм сыйфатлы контент, заманча технологияләрне кулланып эшләдек. Бүген дә «Интертат» эшләп килә, үзенең укучысы бар. Хәзер замана нык үзгәрде, технологияләр революцион рәвештә икенчегә әйләнде. «Интертат» киләчәктә дә чәчәк атар», - диде ул «Интертат»ның 20 еллыгына багышланган әңгәмәдә.

Әлфия Миңнуллина «Интертат» электрон газетасы «аерым һәм кадерле бер нәрсә» – гомеренең зур һәм мөһим бер өлеше булуын билгеләп үтте.

«Татар электрон газетасын эшләү хыялы 1990 еллар уртасында барлыкка килде. Ул вакытта мин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы чыгарган «Татар иле» газетасында эшли идем. Газетаның төп укучылары – дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүче татарлар дип күзаллана иде. Шактый катлаулы чор иде», - дип искә алды ул.

Аның әйтүенчә, татар электрон газетасының укучы аудиториясен киңәйтү максатыннан өстәмә латин имлясында (чит илләрдәге татар диаспорасы өчен), русча (татарча белмәгән элеккеге СССР татарлары өчен), инглизчә (татарча да, русча да белмәгәннәр өчен) версияләр булдырылырга тиеш булган.

«Болар берсе дә җиңел бирелмәде. Техник мәсьәләләр хәл итеп бетерелмәгән иде: кодировкалар проблемасы үзе генә ни тора, интернетта эшли алырлык белгечләр юк дәрәҗәсендә. Интернетта татарларның күпчелегенә кызыклы хәбәрләр, яңалыклар, язмалар урнаштыру, фикер алышу мәйданчыгы кирәклеге шундук күзгә ташланды. Соңрак үз инициативалары белән ясалган шәхси татар сайтлары күренә башлады», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100