news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлфия Когогина «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды

Әлфия Когогина «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Депутат Әлфия Когогина «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды, аның ярдәмендә киләсе чакырылышта партиядән Дәүләт Думасындагы депутат мандатына кем дәгъва кылачагын билгеләячәкләр.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Минем элгәрләребез башкарган эшләрне саклап каласым һәм арттырасым килә. Илебезнең иң югары закон чыгару органы мәйданчыгында карарлар кабул итәргә ярдәм итәчәкмен, алар республика икътисадын, эшмәкәрлекне үстерергә, яшәү шартларын тагын да уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте Когогина.

Ул алга таба да, эшмәкәрлек белән бәйле мәсьәләләрдән тыш, Чаллы сайлау округы проблемаларын хәл итүдә актив катнашырга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot