news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлфия Когогина тагын хәрбиләр янында булды

Әлфия Когогина тагын хәрбиләр янында булды
Фото: Әлфия Когогинадан алынды

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина хәрбиләргә гуманитар йөк илтеп тапшырды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасыхәбәр итә.

«Хәрбиләрнең соравы буенча 150 тоннага якын йөк җыйдык. Йөк составында 4 бронекабиналы «КАМАЗ» йөк машинасы, тәгәрмәчләр, запас частьләр, резин лента, ягулык һәм су өчен кублар, маскировка челтәрләре, ризыклар, балалардан хатлар, туганнарыннан посылкалар бар иде», – дип хәбәр итте Әлфия Когогина.

Ул егетләрне үзенең туганнары кебек яратуын, берничә айдан алар янына кабат барачагын әйтте. «Аңа кадәр егетләрнең гозерләрен үтим: әти-әниләре янына барам, кайберләренә сәламәтлекләрен ныгыту өчен ярдәм итәргә кирәк», – диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot