Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлфия Когогина РФ Дәүләт Думасына сайлауларга документлар тапшырды
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 34 нче Чаллы бер мандатлы округы буенча сайлауларда катнашу өчен округ сайлау комиссиясенә документлар пакетын тапшырды. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең рәсми сайты хәбәр итә.
«Минем өчен бүген бик мөһим көн. Элеккечә, сайлауларга Чаллы шәһәре, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнары кергән бер мандатлы округтан барам. Нәкъ менә конкрет округтан, чөнки мондый формат Татарстан үсеше хакына һәм республика халкы файдасына булачак эштә иң нәтиҗәлесе дип ышанам», - дип билгеләде Әлфия Когогина.
IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 2026 елның 18-20 сентябрендә узачак. Парламенттагы 450 урынның яртысы партия исемлекләре буенча бүленәчәк, икенче яртысы – бер мандатлы округлар буенча. Татарстан Республикасында алты сайлау территориясе булдырылды: Идел буе, Мәскәү, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт һәм Үзәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз