news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия Йосыпова: «Татарча диктант»ны бөтен дөнья татарлары көтеп ала

Әлфия Йосыпова: «Татарча диктант»ны бөтен дөнья татарлары көтеп ала
Энҗе Габдуллина

Бүген «Татарча диктант» акциясенең беренче көне. Филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Йосыпова бу акцияне бик кирәкле проект дип атады.


«Бу бик кирәкле акция. Ул бөтен Россиягә генә түгел, бөтен дөньяга таралды. Татарлар диктантны ел саен көтеп торалар», - диде ул.


Әлфия Йосыпова Казанда төп мәйданчык итеп сайланган КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Татарча диктант» текстын беренче тапкыр үзе укыды.


«Бер тапкыр да укыганым юк иде. Бик дулкынландым. Ел саен текстларны үзем әзерләгәндә җиңелрәк тә кебек тоела иде. Мин укыган текст авыррак кебек тоелды. Зөлфәт Хәкимнең теле дә бай, үзенчәлекле. Бөтен булган тәҗрибәмне, тырышлыгымны җигеп укыдым. Шуңа күрә әйбәт язганнардыр дип уйлыйм», - диде Әлфия Йосыпова.

Диктантка текстларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тәкъдим итә. Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчелегендә оештыручылар тәкъдим ителгән текстны сайлап ала. 

«Татарча диктант»ның төп мәйданчыгы - безнең институт. Бу мантыйкый яктан да дөрес. Чөнки бу институтта татар дөньясының, татар халкының, татар фәненең киләчәге. Без татар теле һәм әдәбияты укытучылары, филологлар әзерлибез. Бу акциядә студентларыбыз да теләп катнаша. Бүген дә, дәрес вакыты булуга карамастан, килеп, диктант яздылар», - дип сөйләде Әлфия Йосыпова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100