news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия Галимуллина: Һәрбер халыкның күңеле – җырда, биюдә һәм киенү рәвешендә

Әлфия Галимуллина: Һәрбер халыкның күңеле – җырда, биюдә һәм киенү рәвешендә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

14 декабрь көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Милли байлык» Идел буе яшьләр өчен халык иҗаты һәм «Милли хәзинә» Бөтенроссия балалар hәм яшьләр өчен халык иҗаты фестиваленең гала-концерты узды. КФУ профессоры, Россия рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыяте һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Галимуллина катнашучыларның рухи кыйммәтләрне бик хөрмәт итүләрен һәм һәрбер халыкның күңеле җырда, биюдә һәм киенү рәвешендә чагылуын әйтте.

«Һәр катнашучы туган җиренә, кече ватанына, үз теленә, мәдәниятенә карата булган мәхәббәтен күрсәтте. Сез рухи кыйммәтләрне саклыйсыз, заманчалаштырасыз һәм киләчәк буыннарга җиткерәсез», – ди ул.

Фестивальне оештыру комитетларына Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Мордовия, Марий Эл, Тыва, Ульяновск, Киров, Төмән, Түбән Новгород, Саратов өлкәләренең һәм Үзбәкстан республикасының уку йортларыннан 700дән артык гариза килгән.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов «Милли казаныш» бәйгесе студентлар арасында 2010нчы елдан бирле уздырылуын, ә «Милли хәзинә»дә нигездә урта һөнәри белем бирү йортларында укучылар катнашуын искәртте.

«Әлеге фестиваль алга таба да дәвам итәргә һәм һәр ел саен үткәрелергә тиеш. Сезнең милли традицияләрне, мәдәниятне, телне саклап калуга керткән өлешегез чиксез зур. Россия үзенең күпмилләтле, күптелле булуы белән бай һәм горурлана ала. Бу – Ходай бүләге», – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Рәисе каршындагы комиссиянең әгъзасы Камил Нугаев.

Тантанада Лев Толстой исемендәге VII Бөтенроссия фәнни конференция-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү дә узды. Җиңүчеләрне РФ Президенты киңәшчесе, РФ Президенты каршындагы рус теле советы рәисе, Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының Халыкара ассоциациясе президенты (МАПРЯЛ), рус язучысы Лев Толстойның оныгы Владимир Толстой бүләкләде.

  • «Милли казаныш» фестиваленең төп бурычы - халык вокалын, музыкасын, хореографиясен популярлаштыру, шулай ук борынгы һөнәрләрне торгызу, заманча эшләнмәләрдә онытылган технологияләрне һәм милли мотивларны куллану. «Милли Хәзинә» фестивале сәнгать иҗаты, тәрҗемә эшчәнлеге белән шөгыльләнүче яшьләрне табуга, алар арасында тәҗрибә уртаклашу өчен бердәм коммуникация мәйданы булдыруга, шулай ук укучыларның туган телләре, әдәбиятлары, мәдәниятләре белән кызыксынуын үстерүгә юнәлтелгән.
  • Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен hәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә оештырыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100