news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлфия Бәдретдинова: Дубайда яшәүчеләр арасында паника юк, гадәти тормыш дәвам итә

Якын Көнчыгыштагы хәрби вазгыятьнең кискенләшүе фонында Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә паника күзәтелми, инфраструктура гадәти режимда эшләвен дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Дубайда яшәүче татар диаспорасы активисты Әлфия Бәдретдинова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, төбәктәге хәлләр аркасында Дубайдагы мәктәпләр шимбә көнне үк дистанцион уку режимына күчерелгән. Шуңа карамастан, шәһәрнең социаль инфраструктурасы – супермаркетлар һәм сәүдә үзәкләре гадәти режимда эшли. Активист билгеләп үткәнчә, курку хисен күбрәк туристлар кичерә, чөнки алар кайту юллары һәм өстәмә чыгымнар мәсьәләсенә бәйле рәвештә борчыла, ә даими яшәүчеләр үзләрен тыныч тота.

«Монда яшәүче кешеләр өчен Дубай – ул аларның өе. Безнең торырга урын, машина, документлар, азык-төлек – бөтенесе дә бар һәм көнкүреш тормыш билгеле бер тәртипкә салынган. Халык бераз сагая, әлбәттә, яңалыкларны күзәтеп. Ләкин халык арасында ниндидер паника юк. Барысы да элеккечә дәвам итә: кемнәр офисларда эшли, алар офисларга йөриләр. Социаль челтәрләрдән хәтта кемнәрнеңдер пляжга да йөрүен күргән идем», – дип сөйләде Әлфия Бәдретдинова.

Исегезгә төшерәбез, бу ялларда Израиль һәм АКШ Иранга каршы уртак хәрби операция башлады. Җавап чарасы буларак, Иран Израильгә һәм АКШның Якын Көнчыгыш илләрендәге – Иордания, Катар, Гыйрак, Бәхрейн, Күвәйт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны территориясендә урнашкан хәрби базаларына һөҗүм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot