news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия Авзалованың «Казан утлары» ансамбле белән башкарган җырлары музыкаль мәйданга чыкты

«Мелодия» фирмасы Әлфия Авзалова һәм «Казан утлары» ансамбленең 1973 елда яздырылган җырларын музыкаль мәйданчыкларга чыгарды. Yummy Music лейблының креатив директоры Рәдиф Кашапов, эксперт буларак, бу эштә үзенең киңәшләрен биргән, дип хәбәр итә лейблның матбугат хезмәте.

Әлфия Авзалова белән «Казан утлары»ның язмасы алты җырдан тора: «Яшь гомер», «Әниемә», «Сагыну», «Идел буе каеннары», «Иркәм» һәм «Ник соңладың». Ансамбль 1960 еллар башында беренчеләрдән булып татар музыкасын гитара һәм барабаннар белән яңа яңгырашта ишеттерә. Моңа кадәр тамашачылар аны бары тик баян яки оркестр аккомпанементында тыңлаган.

«Мелодия» архивларында җырчының тагын берничә җыентыгы бар. Әлфия Авзалова фонды бүгенге көндә шушы мирасларны интернет киңлекләренә чыгару белән шөгыльләнә. Әлегә «Мелодия» 1950-1980 елларда СССРның рекорд-монополист студиясендә яздырылган 500гә якын татар җырларыннан торган исемлек бирде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100