news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия Авзаловага багышланган китап рус телендә дөнья күрде

Әлфия Авзаловага багышланган китап рус телендә дөнья күрде
Солтан Исхаков

Әлфия Авзаловага багышланган китап рус телендә дөнья күрде. 18 ноябрьдә әлеге китап Милли китапханәдә тамашачыга тәкъдим ителәчәк.

«Китап өч бүлектән тора. Без әни үзе язган «Үзем турында» әсәрен тәрҗемә иттек. Икенче бүлектә коллегаларының истәлекләре. Өченче бүлектә – ул җырлаган 100 җыр текст һәм ноталары белән бирелә. Китапка җырлар яздырылган аудиодиск та беркетелгән», – дип таныштырып үтте Әлфия Авзалова фонды президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова.

«Башта китапның татарчасы басылып чыкты. Соңрак без аны инглиз телендә чыгардык, чөнки дөнья буйлап күп йөргәч, бик сорыйлар иде. Читтәге татарлар балаларын татарча өйрәтергә тырышалар, ләкин алар аны укырлык дәрәҗәдә белми. Шуңа да татар шәхесләрен инглизчә укып булса да өйрәнәселәре килә», – диде ул.

Зөлфия Нигъмәтҗанова тагын бер җыентык – Әлфия Авзалова репертуарындагы иң популяр җырлар кергән китап белән дә таныштырды. Әлеге китап Музыка уку йортлары һәм җырчылар өчен кулланма буларак тәкъдим ителә.

«Татарстан Президенты ярдәме булмаса бу китапларның берсе дә булмас иде. Безгә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды да, Мәдәният министрлыгы да, Казан мэриясе дә, Салават Фәтхетдиновның җыр театры да бик булышты», – дип булышучыларга рәхмәтләрен әйтте ул.

«Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды шәхесләребез исемен мәңгеләштерү буенча зур эшләр башкара. Әлфия Авзалова фонды белән безнең фонд тыгыз элемтәдә яши. Киләсе елга яраткан җырчыбызның 90 еллык юбилее. Бу юбилей уңаеннан бик күп чаралар булачак. Шуларның берсе – фәнни-гамәли конференция», – дип таныштырып узды фондның башкарма директоры Нурия Хашимова.

Алга таба Әлфия Авзалова турында нәфис фильм төшерү, җырчының шәхси архивын кулланып фотоальбом ясау хыяллары да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100