Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлфия Авзалова истәлегенә һәйкәлнең иң яхшы проектына конкурс башланды
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасының халык артисты Әлфия Авзаловага һәйкәлнең иң яхшы эскиз проектына ачык иҗади конкурс уздыру турында игълан итә. Бу хакта министрлыкның сайтында язылган.
Конкурс 2026 елның 10 февраленнән 10 апреленә кадәр уздырыла. Конкурсның максаты – Әлфия Авзалова истәлегенә иң яхшы эскиз һәйкәлен билгеләү. Конкурсның бурычлары – һәйкәлнең эскиз проектын эшләү; һәйкәл төзүнең оптималь күләмнәрен һәм смета бәясен билгеләү.
Һәйкәлне урнаштыру участогы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе янындагы сквер территориясендә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз