news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлфия Авзалова исемендәге IV бәйгегә чыгышлар 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә

Әлфия Авзалова исемендәге IV бәйгегә чыгышлар 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Быел Әлфия Авзалова исемендәге IV Халыкара фестиваль-бәйгесе дүртенче тапкыр уза. Аның читтән торып онлайн үткәрелә торган этабы 1нче августта башланган, 15 нче сентябрьгә кадәр чыгышларны сайлап алу барачак.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында бәйгегә багышланган матбугат очрашуында Әлфия Авзалова исемендәге фонд президенты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова әйтте.

Быелгы бәйгегә әлегә 150 заявка инде бар. Зөлфия Нигъмәтҗанова бәйгенең ике елга бер тапкыр узуын искәртте. «Кемдер «ник ел саен үткәрмисез», ди. Аны ел саен оештыруның авырлыклары бар, бик күп эшләргә кирәк. Финанс ягы да бар. Аннары талантлар ел саен тиражланмый», – диде.

Онлайн сайлаудан соң, 28 сентябрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә бәйгенең икенче туры узачак.

Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова 2018 елда беренче бәйге үткәнен искәртте. «Анда 2 меңнән артык заявка булды. 2-3 көн сәгать төнге 12 гә кадәр бик күп кешене тыңларга туры килде, шуңа хәзер номинацияләрне киметтек, яшь буенча чикләүләр керттек», – диде. Быел 13 яшьтән 35 яшькәчә талант ияләреннән иҗади чыгышларның видеоларын кабул итәләр.

Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова беренче фестивальдә Илнар Миранов һәм Лилия Хөсәенова Гран-при алганын искәртте. «2018 елда Кытай, Америка, Һиндстаннан килделәр. Барлыгы 35 төрле чит илдән килеп чыгыш ясадылар. Аннары 2019 елда Америкадан безне үзләренә чакырдылар. Беренче фестивальнең лауреатлары белән Лос- Анжелеска бардык. Безнең сәләтле җырчылар, биючеләр бөтен номинациядә беренчелекне яулады», – дип сөйләде фонд президенты.

Икенче конкурс 2021 елда үтте, анда Гран-при иясе Алмаз Хөсәенов булды. Өченче фестиваль 2023 елда узды, аның гала-концерты М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында оештырылган. Жюри бертавыштан Татьяна Ефремованы Гран-прига лаек дип тапкан.

«Анда бер тетрәндергеч чыгыш булган иде: Әлфия Авзалова «Кәккүк»не «җырлады», ә хор аны дәвам ите. Шундый коллаборация килеп чыкты. Залдагы бөтен кеше аягүрә алкышлады», – диде Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.

Бәйгегә заявканы фонд сайтында сылтама аша кереп калдырырга була, социаль челтәрләрдә дә мәгълүмат бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot