Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова Әлфия Авзалова исемендәге IV бәйгенең жюри составын әйтте
Быел Әлфия Авзалова исемендәге IV Халыкара фестиваль-бәйге дүртенче тапкыр уза. Жюри рәисе –Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында бәйгегә багышланган матбугат очрашуында Әлфия Авзалова исемендәге фонд президенты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова әйтте.
Жюри рәистәше – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың Дәүләт камера хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова. «Вокал» номинациясендә катнашучыларның чыгышларын, шулай ук, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова үзе, җырчылар Илгиз Шәйхразиев, Татьяна Ефремова бәяләчәк.
«Бию» номинациясендә жюри вәкилләре – Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Айрат Хаметов, Татарстанның халык артисткасы Ләйсән Хаметова, хореограф Марина Коган.
«Нәфис сүз» номинациясендә Татарстанның атказанган артисткасы Гүзәл Мостафина, театр һәм кино актрисасы Гүзәл Сибгатуллина, Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова бәяләячәк.
Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова сүзләренчә, быел да бәйгедә яшь ягыннан чикләү бар: 13 яшьтән алып 35 яшькә кадәр. Профессиональ, һәвәскәр коллективлар, аерым башкаручылар катнаша ала. Чит илләрдән дә килергә теләк белдерүчеләр бар, ләкин әле килү-килмәүләре төгәл билгеле түгел. Күбесен юл чыгымнары туктатып кала. «Бәлки, алар өчен онлайн уздырыргадыр – уйлап бетерәсе бар. Узган бәйгедә чит илләрдән килүчеләргә 15 диплом җибәргән идек», – диде.
Бәйгенең читтән торып онлайн үткәрелә торган этабы 1 августта башланган, 15 сентябрьгә кадәр чыгышларны сайлап алу барачак. Онлайн сайлаудан соң, 28 сентябрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә бәйгенең икенче туры узачак. Бәйгенең гала-концерты 24 октябрьдә яңа Камал театрының Универсаль залында үтәчәк.
Номинацияләр өч яшь төркеменә бүленә: 13-17 яшь (1нче яшь төркеме), 18-28 яшь (2нче яшь төркеме), 26-35 яшь (3нче яшь төркеме). «Халык җыры», «Эстрада җыры» номинацияләре бар. Соңгысында катнашучы Әлфия Авзалова репертуарыннан җыр башкара, шулай ук җырчы хезмәттәшлек иткән композиторларның әсәрләрен башкарырга мөмкин. «Хореография» номинациясендә халык биюен, классик бию, эстрада биюен тәкъдим итәргә була. «Нәфис сүз» номинациясе Ватанны саклаучы елына багышлана.
Тулырак фонд сайтындагы нигезләмәдән яки социаль челтәрләрдә фонд акккаунтында чыккан яңалыклардан белергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз