Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлфия Авзалова исемендәге бәйгенең гран-приын Салих Сәйдәшевның нәсел дәвамчысы алды
Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Инсаф Һидиятуллин Әлфия Авзалова исемендәге IV халыкара фестиваль-конкурсының гран-приына ия булды. Конкурста ул Рөстәм Яхинның «Күзләрем тик сине эзлиләр» җыры белән катнашкан.

Инсаф Һидиятуллин күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевның нәсел дәвамчысы: «Әйе, әтием ягыннан туганнар. Әбиемнең өчтуган абыйсы», – дип туганлык җепләренә ачыклык кертте ул «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап биреп.
Инсаф Чаллы театры тамашачысына «Хәл бу ки. Салих Сәйдәшев» спектаклендәге Салих Сәйдәшев роле аша таныш.

«Мин үзем аның конкурстагы чыгышын күрә алмадым. Бүген тыңлап тордым. Классик форматтагы җырчы, репертуары да затлы – Рөстәм Яхин романсын башкарды. Җырын җиренә җиткереп җырлады. Бик лаеклы. Театр артисты өчен мондый конкурста гран-при иясе булу зур дәрәҗә. Миңа калса, әле мондый хәлнең булганы юк иде. Аңа уңышлар. Бу җиңү аны тагын да канатландырыр. Үз өстендә эшләп тавыш мөмкинлекләре тагын да үсәр, бу җиңү аңа этәргеч булыр», диде жюри әгъзасы булган Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Венера Ганиева.

Ул Инсаф Һидиятуллинның Казан театр училищесын тәмамлавын искәртеп, алга таба профессиональ белем алырга да киңәш итте. «Мин моны сизәм. Безнең профессиянең нечкәлекләре күп, егетнең мөмкинлекләре бар, кайбер нюанслар, штрихларны җиткерү өчен укырга кирәк», диде ул.
- Бәйгенең жюри рәисе - Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов. Жюри әгъзалары арасында Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова, Айрат Хәмитов, Миләүшә Тәминдарова, Илгиз Шәйхразиев, Татьяна Ефремова һәм башкалар бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз