news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлфия Авзалова исемендәге бәйгенең гран-при ияләре билгеле

Әлфия Авзалова исемендәге бәйгенең гран-при ияләре билгеле
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әлфия Авзалова исемендәге IV халыкара фестиваль-конкурсының гран-при иясе игълан ителде. Быел алар икәү һәм шуларның берсе – Чаллы театры артисты Инсаф Һидиятуллин, икенчесе – яшь җырчы Рөстәм Хөсәенов.

Инсаф Һидиятуллин котлауларны сәхнәдән кабул итеп, жюрига, сәхнәдәшләренә, әти-әнисенә рәхмәтләрен җиткерде. Ә Рөстәм Хөсәенов өчен дипломны әнисе кабул итеп алды.

Әлфия Авзалова исемендәге IV халыкара фестиваль-конкурсының гала-концерты Камал театрының Көнчыгыш залында үтте.

«Быел, Аллага шөкер, ике гран-призер. Котлыйм. Бүген бөтен лауреатлар белән «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектакленә барабыз. Көлеп-елап спектакль карыйбыз», диде Әлфия Авзалова исемендәге фонд җитәкчесе, җырчының кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова.

«Бүгенге концертта җырланган һәр җыр, сөйләнгән һәр сүз Әлфия апабыз рухына матур дога булып ирешсен иде. Милләтебезне шәхесләр таныта дибез. Кемнәрдер иле, халкы өчен һәлак була, кемнәрдер иҗаты белән милләтен таныта. Әлфия апа халкыбыз күңелендә тирән эз калдырган шәхес. Киләчәк буынга аның мирасын тапшырып калдыру өчен шундый бәйгеләр кирәк. Сәхнәгә чыккан чыккан һәм башкаручы аша безгә Әлфия апабыз кайта», диде Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Камилә Зәйнуллина җиңүчеләрне котлап.

  • Әлфия Авзалова исемендәге IV халыкара фестиваль-конкурсы дүртенче мәртәбә уза. 2018 елда беренче фестивальдә Илнар Миранов һәм Лилия Хөсәенова Гран-при алган иде. Икенче конкурс 2021 елда үтте, анда Гран-при иясе Алмас Хөсәенов булды. Өченче фестиваль 2023 елда узды, анда жюри бертавыштан Татьяна Ефремованы Гран-прига лаек дип тапкан.
news_right_1
news_right_2
news_bot