«Мин тамашачыларга шәхси тормышны күрсәтү яклы түгел. Әйе, ул халыкка кызык инде, сүз дә юк. Андый юл белән язылучылар саны да бермә-бер арта. Минем уйлавымча, шәхси тормышыңны чыгармыйча, яхшы, матур җыр белән дә популяр булып була.
Шул ук вакытта шәхси тормышын күрсәткән кешеләрне дә тәнкыйтьләргә кирәкми дип саныйм. Бәлки, аларның хис-кичерешләре белән бүлешәселәре киләдер, аларга шулай рәхәтрәктер. Кемдер артык эмоциональ була, шул рәвешле күңелен бушата. Ул тыныч яшәр өчен шушы юлны сайлаган. Төрлелек өчен андый җырчылар да кирәк.
Дәрәҗә төшүгә килгәндә, һәр нәрсәнең уңай һәм тискәре яклары була. Аларның дәрәҗәсе күтәрелеп китәргә дә, төшәргә дә мөмкин. Һәр кешенең үз башы бар, ничек тели - шулай яши. Миңа, мәсәлән, шәхси тормышымны күрсәтмәгәч, яшәве тынычрак. Үземне тулысынча иҗатка гына багышлый алам, башка нәрсәләр белән шөгыльләнергә вакытым да юк. Чаралар күп, гел юлларда уза гомер», – ди ул.
Әлфинә Әзһәмова белән Гөлназ Хәбибуллина әңгәмәсен «Интертат» сайтында укый аласыз.