news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлфәт Закирҗановка Татарстанның атказанган фән эшлеклесе исеме бирелде

Әлфәт Закирҗанов хезмәтен югары бәяләгәннәре өчен Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчелегенә, хезмәткәрләренә, Татарстан Фәннәр академиясенә зур рәхмәтен белдерде.

Әлфәт Закирҗановка Татарстанның атказанган фән эшлеклесе исеме бирелде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем белән бүләкләнде. Галимгә дәүләт бүләген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә тапшырды.

«Минем хезмәт татар әдәбияты, татар мирасы белән бәйле. Бай мирасыбыз бар. Минем бурычым - әлеге мирасны өйрәнү, халкыбызның анда салынган тирән фәлсәфәсен, яшәү рәвешен, әхлакый кыйммәтләрен ачу, укучыларга җиткерү. Татар гомер-гомергә китаплы халык булган. Без бүген дә шушы мирасыбыз, ядкәрләребез аша укучыларыбызга татар халкының телен, динен, аның үзенең барлыгын яклауга-саклауга өлеш кертәбез, дип саныйм», - диде Әлфәт Закирҗанов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әлфәт Закирҗанов хезмәтен югары бәяләгәннәре өчен Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчелегенә, хезмәткәрләренә, Татарстан Фәннәр академиясенә зур рәхмәтен белдерде.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
news_right_1
news_right_2
news_bot