«Әлеге әсәр безнең татар әдәбиятында сугыш турында иң көчле әсәрләрнең берсе. Сугыш чоры әсәрләрендә тормышыбызның шушы афәт белән тулы ягын да күрсәткән өчен Нурихан ага алдында баш ияргә кирәк булган. Александр бу әсәргә алынып, Шамил Фәрхетдин белән менә дигән киносценарий язып чыккан – кино теленә күчерелгән.
Яшьләргә мондый әсәрне карау кыендыр. Монда шәхес һәм власть төшенчәсен, властьның авыл кешесен винтик хәлендә калдыруын, белә торып үлемгә этәрүләрен ни өчен һәм ничек башкарылуын аңлавы кыен. Кешеләрнең бер-берсенә бүре хәленә килүенең сәбәбе нәрсәдә? Моңа нәрсә этәрә? Курку психологиясе авылга шулкадәр сеңдерелгән, татар авылында ачлык-ялангычлык бигрәк тә нык булган дип әйтә өлкән буын. Резеда Сәлахованың Хәмдиясе яки Зөлфирә Зарипова башкарган ана образлары - татар хатын-кызына һәйкәл. Алардагы ихтыяр һәм ныклык, сыкрану аша өмет хисе уята торган халәт. Татар хатын-кызының нинди генә хәлдә дә баласын саклап калу өчен теләсә нинди түбәнлеккә барырга әзер булган ана буларак ачылуы белән төп рольне башкаручылар үз максатларына ирештеләр дип саныйм», – ди ул.
Фильм турында әйтелгән фикерләрне «Интертат» сайтында Рузилә Мөхәммәтова язмасында укый аласыз.