Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлфәт Закирҗанов: Тукай бүләгенә кем лаек?
Республикабызда әдәбият-сәнгать өлкәсендә хезмәт итүче иҗат кешеләренә бирелә торган иң зур бүләк – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе. Ул бу өлкәдә аеруча зур хезмәт куйган, халыкның рухи яшәешенә көчле йогынты ясаган, тарихка яисә бүгенгебезгә бәйле актуаль мәсьәләләрне гыйбрәтле итеп һәм уңышлы алым-чараларда сурәтләп, киләчәгебезгә хезмәт итә торган иҗат нәтиҗәсенә бирелә. Шуңа да әлеге мәртәбәле бүләккә тәкъдим ителүчеләр арасыннан иң лаегын сайлап алу максатында җитди бәхәсләр, фикер алышулар булу табигый күренеш.
2026 ел өчен әлеге мәртәбәле бүләккә әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә хезмәт куючы 13 шәхес һәм иҗат төркеме тәкъдим ителгән. Тукай исемендәге дәүләт премиясе һәм аңа дәгъва кылучы кандидатлар турында фикерләре белән уртаклашуны сорап Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗановка мөрәҗәгать иттек.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Семен Игънатьевның татар мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше әлегәчә тиешенчә бәяләнми»
– Әлфәт Мәгъсүмҗанович, премия тарихына кыскача гына күз салып алыйк...
– Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе 1958 елның 10 апрелендә гамәлгә куела (68 ел элек) һәм шуннан соңгы вакыт эчендә югары бүләккә лаек булган язучылар гына да 80 гә якын. Премияне булдыруда ул вакытта КПСС Үзәк Комитеты секретаре Семен Игънатьевның роле бик зур була. (Шул уңайдан бер искәрмә: әлеге шәхеснең татар мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше әлегәчә тиешенчә бәяләнми кала). 1961-1965 елларда бирелмәве, туктатылып торуы да билгеле. Премия башта «Габдулла Тукай исемендәге Республика премиясе» дип атала, ә инде 1980 елдан «Габдулла Тукай исемендәге Татарстан АССР Дәүләт премиясе» дип йөртелә башлый.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
– Ул нәрсә өчен бирелә һәм аның максаты нидән гыйбарәт?
– Премия әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә җитди казанышларга ирешкән, милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, профессиональ осталыгын күрсәткән, яңалык алып килгән шәхесләргә һәм коллективларга бирелә. Аның төп максаты һәркемгә билгеле булып, бер яктан, әдәбият һәм сәнгать әһелләрендә иҗатка, сәнгати казанышларга этәргеч-стимул бирү, аларны кызыксындыру булса; икенче яктан, мәдәни казанышларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү, киң катлау укучы-тамашачыларны алар белән таныштыру һәм милли мәдәниятнең торышы турында җитди сөйләшүгә тарту, аның үсеш тенденцияләрен, мөмкинлекләрен билгеләү тора.
Тарихка күз ташласак, лауреат исеме язучыларга (әсәрләргә) әлеге таләпләрдән чыгып бирелгәнме?
– Барлык лауреатларны да барлап чыга алмабыз. Билгеле, бүләк үз вакытында киң танылу алган, әдәбиятка җитди яңалык алып килгән әсәрләргә бирелеп килә. Әмма язучының аерым әсәреннән бигрәк, бөтен иҗатын күздә тотып бирелү очраклары да бар. Мисал өчен, премия Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» пьесасы (инсценировкасы) өчен бирелә. Гәрчә шул исемдәге повесте бермә-бер уңышлырак, «Саф күңел» дилогиясе дә бар. Гәрәй Рәхимгә бүләк «Каһәрләнгән мәхәббәт» либреттосы (Мәҗит Гафури повестена нигезләнә) өчен бирелә. Бүген бу әсәрне искә алган кеше дә юк, ә Гәрәй абыйның башка шигырь-поэмаларын сокланып укыйм, премиягә һичшиксез лаек автор.
Яисә Гомәр Бәширов премияне «И язмыш...» әсәре өчен ала. Язучы исә «Намус», «Туган ягым - яшел бишек» кебек роман-повестьлары белән халык күңелендә урын алды. Мондый мисалларны тагын дәвам итәргә мөмкин.
«Салих Баттал – лаек булып та, премия алмыйча калган автор»
– Ә лаек булып та, премия бирелмәгән әсәрләр, авторлар бармы?
Бу сорауга инде өлкәннәрнең җавап биргәне бар иде, шуңа да мин аларны кабатлыймдыр. Андыйлар арасында Салих Баттал исеме беренче телгә килә. Шигъри роман, шигъри повестьлары, «Сигезенчесе кем» исемле проза әсәре бүген дә югары бәяләнә. Читтә калуының төгәл сәбәбен белмим, истәлекләрдән күренгәнчә, ул туры сүзле булган, өлкә комитеты секретарьлары, бүлек мөдирләре белән бик еш бәхәскә кергән. Шул сәбәпле исемлектән сызылгандыр, күрәсең.
Лаек әдипләрнең берсе, һичшиксез, Шәриф Хөсәенов. Аның «Зөбәйдә – адәм баласы», «Әни килде» пьесалары бүген дә кыйммәтен югалтмаган, сәхнәләрдә даими куелып килә торган әсәрләр булып тора. Белгәнебезчә, ул гомере буе терапевт булып эшли, сирәк яза. Шуңа күз уңыннан читтә калгандыр, дип уйлыйм. Тагын берничә авторны атап китәсем килә – Саҗидә Сөләймәнова, Хәсән Сарьян, Фаил Шәфигуллин, Рәшит Әхмәтҗанов, Кадыйр Сибгатуллин. Алар – 1970-1990 елларда иҗат итеп, үз чоры әдәби процессын әйдәп баручылардан булып, әсәрләре бүген дә яратып укыла торган язучылар. Билгеле, башка әдипләрне лаек дип табучылар да бардыр.
«Яшьләр арасында әдәбиятны үзгәртүче калкып чыга икән, аны хуплап чыгачакбыз»
Бу мәсьәләгә бәйле соңгы вакытта күтәрелгән сорауларның берсе – «Нигә Тукай бүләге яшьләргә бирелми?»
Премия Габдулла Тукай исемен йөртә һәм бу аның асылын билгели дип саныйм. Тукай татар халкының милли символы, аның иҗаты, яшәү рәвеше халкына тугры хезмәт итү үрнәге булып тора. Шуңа да төрле буын Тукай исемен һәм аның исемендәге премияне әнә шундый зур һәм тирән мәгънә салып кабул итә. Премия Нигезләмәсендә конкрет әсәрләр (китап, цикл, картина, музыка һ.б.) өчен бирелә дип язылса да, бүләккә дәгъва кылган кандидатның бөтен иҗаты күз алдында тотыла. Бездә исә ул традиция буенча халыкта танылу алган шәхесләрнең сынау үткән хезмәтләренә бирелә.
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшыру тантанасы, 2019 ел.
Фото: © «Татар-информ» Владимир Васильев
– Димәк, язучы 50 яшен тутырмыйча алмаячак булып чыгамы инде?
Мин алай дип әйтмәдем, әйтергә дә җыенмыйм. Премия яшьләргә бирелергә тиеш түгел дигән сүз юк. Әнә, совет чорында Равил Фәйзуллин 35 яшьтә Тукай бүләге алган. Ул бүләк алган 1978 елда да дәгъвачылар аз булмагандыр. Равил абыйга кадәр әдәбиятта киң танылу алган Илдар Юзеев, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин әле Тукай премиясен алмаган була бит. Әмма алар яшь авторга юл куйган булып чыга. Сәбәбе – Равил Фәйзуллинның шул чорда татар әдәбияты авангардында булып, аны үзгәртүгә, үсешенә гаять көчле йогынты ясавы. Моны әлеге өлкәннәр яхшы аңлаган һәм юл куйганнар. Бүгенге яшьләр арасында әдәбият-сәнгатьне үзгәртүче дип атарлык кеше калкып чыга икән, аны хуплап чыгачакбыз.
Равил Фәйзуллин
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Талантлы яшьләребез бар, күпләрнең телендә Илгиз Зәйниев, Лилия Гыйбадуллина, Рөстәм Галиуллин, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗев, Йолдыз Миңнуллина, Ленар Шәех, Гөлүсә Батталова һ.б. исемнәр еш кабатлана. Иҗатлары үсә барып, алдагы елларда дәрәҗәле бүләккә тәкъдим итәргә насыйп булсын. Әлеге яшьләр арасында Илгиз Зәйниев һәм Лилия Гыйбадуллина аерылып тора кебек.
Лилия Гыйбадуллина – 2026 ел өчен Тукай премиясен дәгъвалаучыларның берсе. Талантын кем генә инкяр итәр икән? Соңгы 5 елда үткәрелгән бәйгеләрнең һәммәсендә җиңүчеләр арасында. Кайчандыр Равил Фәйзуллинны аерып алганнар икән, нигә талантын күреп, әдәбиятка керткән һәм кертәчәк өлешен белеп, тоемлап, Лилиягә мәртәбәле бүләкне бирмәскә?
«Кандидатлар турында «лаек түгел» дигән сүзне куллану дөрес булмас»
– Бүгенгебезгә кайтсак, быел кандидатлар исемлегендә 3 язучы бар, аларны лаек дип табасызмы?
Быел әлеге премиягә язучылардан Гарипова Илсөяр Вазыйх кызы (Иксанова Илсөяр – «Үткелләрне үтү – дөнья көтү» шигырьләр җыентыгы), Корбанов Рафис Харис улы (Рафис Корбан – «Әхмәров», «Ватан», «Алиш» китаплары, «Танкистлар» повесте), Сираева Лилия Фаис кызы (Лилия Гыйбадуллина – «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы) тәкъдим ителгән. Төрле оешмалар тарафыннан күрсәтелеп, комиссия каравына кабул ителгән әдипләр турында «лаек түгел» дигән сүзне куллану дөрес булмас. Сүз әлеге өч әдип арасыннан кайсы лаеклырак булу турында гына бара ала.
– Бүген актив иҗатта булган язучылар арасында Тукай бүләгенә лаек әсәрләр, авторлар бар дип саныйсызмы?
– Билгеле бар. Татар әдәбияты бар, булган, булачак. Ул үзенең традицияләренә таянган хәлдә актив иҗатта. Арада өлкән яшьтәге ике шәхес аерылып тора: Айдар Хәлим һәм Фәүзия Бәйрәмова. Билгеле сәбәпләр аркасында алар бүләкне ала алмадылар. Ә инде әдип буларак өлгереп җиткән авторлар буларак Зиннур Хөснияр, Галимҗан Гыйльманов, Рәшит Бәшәр, Марат Кәбиров, Фирүзә Җамалетдинова, Рәмис Аймәт, Айрат Суфиянов, Рифә Рахман, Шәмсия Җиһангирова, Айгөл Әхмәтгалиева исемнәрен атар идем. Җай-мөмкинлек булганда алар иҗаты турында да сөйләшербез.
«Илсөяр Иксанованың үзенә генә хас шигъри дөньясы – ул үзгә бер моң белән өретелгән лиризм»
Тукай премиясенә быелгы кандидатлар иҗаты турында фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде
Өч язучы да җәмгатьчелеккә яхшы таныш. Каләмдәшләр иҗатын бәяләгәндә субъективлыкка да урын каладыр. Премия бер генә кешегә бирелсә, мин Илсөяр Иксанова исемен атар идем. Илсөяр Иксанова әдәби җәмәгатьчелектә «Ышанасы килә», «Кышкы канәферләр», «Син – язган язмышым», «Кырык кыл», «Гомер сурәте» җыентыклары, «Сөюләрем сине хак минем» телесериал сценариесе белән киң танылу алды. Тукай премиясенә тәкъдим ителгән «Үткелләрне үтү – дөнья көтү» җыентыгында шагыйрәнең яшәү рәвеше, дөньяга карашы, өмет-хыяллары, сагыш-сызланулары чагылыш таба. Шигырьләренә хатын-кызларга хас серлелек, эчке моң салынган.
Илсөяр Иксанова
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Нәрсә турында гына язса да кеше дигән олы зат турында уйлану, сызлану, аның бүгенгесен һәм киләчәген матур итү теләге сызылып бара. Илсөяр Иксанованың үзенә генә хас шигъри дөньясы, стиле бар: ул үзгә бер моң, сагыш белән өретелгән лиризм. Шагыйрә нәрсә турында гына язса да – туган як табигате, туган җир кадере, сөю-мәхәббәт матурлыгы, кадерле кешеңне югалту ачысы, милләтем дип җан ату, яшәеш кыйммәтләрен яклау, тормыш мәгънәсе, гаделсезлеккә сызлану – күңелгә барып җитә, нечкә кылларга тия, җанны моң-сагыш белән тутыра һәм шул дөньяда яшәтә. Лирик герой хисләре синеке булып китә, сүз-сурәт байлыгы белән битарафлыктан чыгара, кичереш дәрьясына батыра. Чын шигъриятнең асылы әнә шулдыр инде.
«Лилия Гыйбадуллина иҗаты татар шигъриятенә яңа бер сулыш, яңа бер аһәң килүен хәбәр итте»
Тукай бүләге ике кешегә бирелсә, һичшиксез, Лилия Гыйбадуллина иҗаты лаек, дияр идем. «Мин бәхетне күрәм!..», «Тынлык кайтавазы», «Сөрән, «Кайту» һ.б. җыентыклары (ялгышмасам, унга тулды инде) татар шигъриятенә яңа бер сулыш, яңа бер аһәң килүен хәбәр итте. Тукай бүләген дәгъвалаучы «Дәвамы бар» китабы – шигърияттә үз юлын салган, укучысына әйтер сүзе булган шагыйрәнең җан авазы. Шигырьләр һәм поэмалар аша авторның тынгысыз йөрәге, сызланулы күңел халәте ачыла. Аларда үзгә бер дөньяга тап буласың. Аның лирик герое – тормышны оста күзәтүче, яшәеш кыйммәтләрен яклап дау күтәрүче, милләтем дип кадерләп эндәшүче, табигать белән берлеккә омтылучы минем замандаш.
Лилия Гыйбадуллина
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Лилия шигъриятен кемнекенәдер ошату мөмкин түгел, ул һәрвакыт үз асылына килеп чыга: яратуы да, нәфрәте дә, соклануы да, уйлануы да үзенчә. Аның лирикасы – хис һәм фикер берлеге, сүз-сурәт җетелеге, метафоралар һәм символлар байлыгы. Шуңа да алардан һәр укучы үзенең күңеленә якын, үзенә кирәк мәгънәләрне дә, хис-кичереш халәтен дә табып ала. Шагыйрә халык тормышын, тарихыбызны белеп, тарихи шәхесләрнең эш-гамәлләрен күзаллап үткәннәргә бәя биргән кебек, бүгенгебез өчен үзенең һәм һәрберебезнең җаваплылыгын тоеп иҗат итә, шулар аша киләчәккә йөз тота.
«Рафис Корбан бөтен барлыгы белән балалар шагыйре»
Тукай премиясенә тәкъдим ителгән өченче язучы – Рафис Корбан. Ул балалар шагыйре буларак әдәбиятка килә, драма әсәрләре дә яза, соңгы елларда проза төренә күчә. Алдагы елларда «Сөзгәк болыт», «Капкорсак». «Мин бәйрәмнәр яратам», «Алмалы төн», «Бәхет телим», «Тапкырга табышмак», «Рафис Корбан шигырьләре» җыентыклары белән танылган иде. Соңгы елларда «Әхмәров», «Ватан», «Артык кешеләр», «Җидегәннән төшкән нур», «Алиш», «Танкистлар» кебек роман-повестьлары җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты.
Рафис Корбан
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Әдипнең «Әхмәров», «Ватан», «Алиш» китаплары, «Танкистлар» повесте татарның билгеле шәхесләре тормышы, көрәше турында булулары белән игътибарны җәлеп итә. Яңа буын китап укучыларга гыйбрәтле мәгълүмат бирү ягыннан да аларның кирәклеге бәхәс уятмый. Шулай да Рафис Корбан прозаик буларак әлегә үзен табып бетерә алмый кебек. Әлеге әсәрләре дә публицистикага якын булып, сурәтләүдән бигрәк сөйләү өстенлек итә. Сәнгатьчәлек ягыннан да яңалык алып килми. Миңа аның шигърияте якын. Ул бөтен барлыгы белән балалар шагыйре. Аларның психологиясен, күңел халәтен аңлап, тоеп язуы белән шигырьләре җәлеп итә. Байтак лирик шигырьләренең популяр җырлар булып китүе дә әсәрләренең үз укучысын табуы турында сөйли.
Шул рәвешле, бөек Тукайның 140 еллык юбилее уңаеннан язучыларга ике премия бирелеп, Илсөяр Иксанова һәм Лилия Гыйбадуллина лаек булыр дигән теләктә калам.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз