Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлфәт Закирҗанов: Такташ иҗаты үзе яшәгән чор кебек каршылыклы һәм катлаулы

«Такташ fest» яшь шагыйрьләр бәйгесенә йомгак ясау чарасында Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов Һади Такташ иҗатының үзе яшәгән чор кебек катлаулы һәм каршылыклы булуын әйтте.
«Һади Такташ 1901-1931 елларда яши. Бу – гаҗәеп каршылыклы чор, ә Такташ иҗаты шул чор кебек үк каршылыклы да, катлаулы да, шуның белән кызыклы да. Безгә аны өйрәнәсе дә, өйрәнәсе әле. Бер караганда, мин аны әйбәт беләм кебек, ләкин укылган шигырьләр, җырлары күңелдә кала икән, ул аңа ассоциатив фикерләр тудыра. Такташның «Күктән сөрелгәннәр»еннән алып «Киләчәккә хатлар»ына кадәр – һәрбер шигыре күңелдә кала. Менә шундый шигърият «классик» дип атала. Ә аның бүгенге шагыйрьләргә килгән йогынтысы үзе бер яңа дөнья», –диде ул.
Галим кичәдән калган кичерешләре белән дә уртаклашты. Ул кичәдә «Шигырь кемгә кирәк?» дигән сорауга җавап табылды, дип искәртте.
«Адәм затына күп тә кирәк түгел икән: Такташның шигырьләре, җырлары яңгырады, Мәрьям Җаббарова, Илгиз Мөхетдинов, Сәидә Мөхәммәтҗанова җырлары кушылып китте. Залда утырган һәрберебезнең күңеле тулды, әлеге матурлыкка, Такташ иҗатына омтылыш барлыкка килде. «Шигырь кемгә кирәк?» – дигән сорауны бирәбез. Менә аның җавабы – җиңүчеләргә генә түгел, Такташ шигырьләре барыбызның да күңеленә кереп калды. Ул минем белән, синең белән өйгә кайта, мин аны хатыныма, балаларыма, оныкларыма сөйлим, сез дә шулай итәсез. Менә шул сәнгатьнең, шигъриятнең җәмәгатьчелеккә киң планда йогынтысы», – дип тәмамлады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз