news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфәт Закирҗанов: Шәриф Камал иҗаты татар халкының елъязмасы булып тора ала

Әлфәт Закирҗанов: Шәриф Камал иҗаты татар халкының елъязмасы булып тора ала
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Филология фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов фикеренчә, язучы, драматург Шәриф Камал иҗаты татар халкының елъязмасы булып тора ала. Бу хакта ул Татар китабы йортында Шәриф Камалның 140 еллыгына багышланган «140 мизгел» дип исемләнгән күргәзмә ачылышында әйтте.

«Шәриф Камал иҗаты татар халкының елъязмасы булып тора ала. Шәриф Камал да, башкалар кебек үк, үз чорын, тормышын чагылдыра, аның тормыш-яшәешендә аңлау теләге бар. Ни өчен гади авыл халкы авыр, михнәтле тормышта яши? Ни өчен җәмгыятьтә социаль бүленеш бар? Ни өчен берәүләр үз бәхетен таба ала, икенчеләр тилмереп, мохтаҗлыкта гомер итә? Кешене нинди хыял-өметләр яшәткән? Бу сорауларга җавап эзләү барышында ул аларны әдәби сурәтләү аша укучысына тәкъдим итә», - диде галим.

Әлфәт Закирҗанов сүзләренчә, Шәриф Камал бу сорауларга җавап табып бетерә алмаган. «Гомумән, ул шушы сорауларга җавап тапмаганга күрә әсәр язган. Шушы идеяне үткәреп, язучы бу фикерне яклый дип әйтәбез, ләкин ул – вариантларның берсе генә. Автор бер идеяне якласа да, вакыт үтү белән башка төрле мәгънәләргә килеп чыгабыз. Шуңа күрә әдәби әсәр күпмәгънәле булуы белән кызыклы. Автор әзер җавапны бирми, һәр буын укучысына уйланырга урын калдыра», - диде ул.

«Әйтик, Шәриф Камалның «Акчарлаклар» әсәрендә Гариф белән Газизә язмышлары аша автор бәхет эзләүчеләрне акчарлакларга охшата һәм алар белән үзен янәшә куеп, шушы чор мохитендә кеше язмышы, бәхете өчен уйлана. Уйлануларын табигать сурәтләре, акчарлакларның каңгылдавы аша укучы күңеленә сеңдерергә тели. Бу әсәрне берничә елдан соң укыгач, кешедә башка фикерләр дә туа», - дип аңлатты филология фәннәре докторы.

Ул Шәриф Камалның иҗатының әһәмиятен дә билгеләде. «Реаль сурәтләрдә, тормышны ничек бар – шулай яктырта: бөтен каршылыгында, караңгылыгында, фаҗигалелегендә сурәтли. Ә инде 1910 еллардан соңгы иҗатында табигать төсмерләренә кушылып киткән күңел халәтен билгеле бер биеклектә бирә. Аны әдәбият фәнендә импрессионизм дип атыйлар. Менә шулай гына әсәрне тирәнлегендә аңлап, тоемлап буладыр», - диде Әлфәт Закирҗанов.

«Инкыйлабтан соң Совет чорында Шәриф Камал чор идеалогиясенә билгеле бер дәрәҗәдә яраклаша. Ул аңа күңеле белән ышанып хезмәт итә. Аның теләге – халыкны бәхетле итү, тормышны матуррак итү. Кеше үзенең теләгәнен тормышка ашыра алсын иде, ди. Шуңа күрә Шәриф Камал октябрь инкыйлабы, большевизм алып килгән күренешләрне татар җәмгыяте яхшылыкка, матурлыкка илтә дип инанган. Шуңа күрә дә аның «Матур туганда» романы нәкъ шушы вакыйгалар турында», - диде галим.

Ул Шәриф Камалның ХХ йөзнең беренче яртысында яшәп, иҗат иткән шәхес икәнен искәртте. «1942 елда Бөек Ватан сугышы чорында вафат була. Үзе яшәгән вакытта азсанлы шәхесләр арасында Ленин премиясе кебек гаять югары дәрәҗәдәге бүләккә лаек була. Билгеле, иҗаты кискен аерылып тора. Без аны беренче чиратта ХХ йөз башы татар әдәбиятының нигезен салышкан шәхесләр арасында атыйбыз. Тукай, Исхакый, Әмирхан, Гафури, Рәмиев, Сүнчәләй кебек шәхесләр арасында Шәриф Камал исемен зурлап искә алабыз», - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100