news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфәт Закирҗанов: Кәрим Тинчурин – вакытсыз сүнгән «йолдыз»

«Ул Салих Сәйдәшевны чакырып, яңа татар театрын оештыра, алдагы традицияләрне зур биеклеккә күтәрә һәм бүгенге көнгә китерә», - диде галим.

Әлфәт Закирҗанов: Кәрим Тинчурин – вакытсыз сүнгән «йолдыз»
Салават Камалетдинов

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов драматург, актер Кәрим Тинчуринны вакытсыз сүнгән «йолдыз» дип атады.

«Кызганыч, язмышы гаять фаҗигале. Күз алдына китерик: 1920 еллар башында Габдулла Кариев вафатыннан соң театрыбыз сүнеп калган вакытта хөкүмәт Кәрим Тинчуринга мөрәҗәгать итә. Ул Салих Сәйдәшевны чакырып, яңа татар театрын оештыра, алдагы традицияләрне зур биеклеккә күтәрә һәм бүгенге көнгә китерә. Без бүген кат-кат Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшевның дуслыгы, аларның иҗаты нәтиҗәсендә туган күпсанлы әсәрләрне искә алабыз», - диде ул Тинчуринны искә алу чарасында.

Әдәбият галиме фикеренчә, «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе», «Ил», «Кандыр буе» әсәрләреннән башка татар театры, драматургиясе сай, сыек булыр иде.

«Бүгенге көндә байтак әсәрләребез тарихтан төшеп калса, Тинчуринның дистәләгән әсәре, шөкер, театрларыбызда уңыш белән бара. «Сүнгән йолдызлар»дагы аянычлы язмышны, «Зәңгәр шәл»дәге татар халкының яшәү рәвешен, аның мәңгелек хыялы булган ирек, азатлык, мәхәббәт өчен көрәшен, «Ил» драмасындагы татарның милләт буларак яшәешен күз алдына китергән әсәрләре бүгенгебезгә атап язылган кебек», - диде Әлфәт Закирҗанов.

Әлфәт Закирҗанов Кәрим Тинчуринны Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакыйлардан килгән традицияләрне сугыштан соңгы чор драматурглары, режиссерларына китереп тоташтыручы булуын әйтте. «Аның фаҗигале язмышы әлеге бөекләребезнең хәтерен күңелебездә сакларга тиешлеген искәртә кебек. Хәтеребездә саклыйбыз икән, безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез бар», - ди ул.

«Шөкер, татар театры бүгенге көндә дә татар халкының йөзек кашы – аның милләт буларак яшәешенең бер баганасы булып тора. Ул шулай булып калыр да. Чөнки аның Камаллардан, Исхакыйлардан килә торган традициясен дәвам иткән Кәрим ага Тинчурины бар. Аның үз театры, Таҗи Гыйззәтләр, Нәкый Исәнбәтләргә биргән традициясе яши», - диде галим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100