news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфәт Закирҗанов: Гали Рәхим, Галимҗан Шәрәф иҗаты 1920 елларның кешелексезлеген ача

Әдәбият галиме Мәҗит Гафури белән Гали Чокрый иҗатын да олылап телгә алды.

Әлфәт Закирҗанов: Гали Рәхим, Галимҗан Шәрәф иҗаты 1920 елларның кешелексезлеген ача
Әлфәт Закирҗанов
Рамил Гали

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов язучылар Гали Рәхим белән Галимҗан Шәрәфнең иҗаты 1920 елларның кырыслыгын, кешелексезлеген ачарга ярдәм итүен белдерде.

«1920 еллар татар әдәбиятын Гали Рәхим белән Галимҗан Шәрәф иҗатыннан башка, бөтен тулылыгында аңлавы бик кыен. Алар бу чорның каршылыгын, кырыслыгын, кешелексезлеген ачарга ярдәм итә. Репрессияләр аша үткән әлеге шәхесләрнең иҗатын бүген дә өйрәнергә кирәк. Аларның мираслары бүген дә искермәгән, кыйммәтен җуймаган», - диде Әлфәт Закирҗанов «Татар-информ» хәбәрчесенә «Милли яңарышка юл күрсәтүчеләр» темасына оештырылган түгәрәк өстәл утырышыннан соң.

Бүген Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ТР Фәннәр академиясендә «Милли яңарышка юл күрсәтүчеләр» темасына түгәрәк өстәл утырышы уздырды. Биредә Гали Чокрый, Мәҗит Гафури, Гали Рәхим һәм Галимҗан Шәрәфкә багышланган китаплар да тәкъдим ителде.Яңа басмаларны Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Җыен» фонды белән берлектә чыгарган.

 

Фото: © Рифат Каюмов

«Гали Рәхим белән Галимҗан Шәрәф иҗаты 1920нче елларда ачылып китә. 1923 еда Гали Рәхим Габдрахман Сәгъди белән татар әдәбияты тарихын яза. Аның «Идел» повесте – бүген дә, үз вакытындагы кебек, сокланып укырлык романтик әсәр. Галимҗан Шәрәф - тел галиме, сәясәтче, «Идел-Урал» штатын төзү омтылышы белән йөргән кешеләрнең берсе буларак танылган шәхес. Кызганыч, алар икесе дә репрессиягә дучар булалар һәм, төрмәләрдә сәламәтлекләрен югалтып, берсе – 51, икенчесе – 54 яшендә вафат булалар», - диде Әлфәт Закирҗанов.

Бүген тәкъдим ителгән яңа китаплар белән таныштырганда, әдәбият галиме Мәҗит Гафури белән Гали Чокрыйны да олылап искә алды. «Мәҗит Гафури – татар һәм башкорт әдәбиятының классигы. XX гасыр башында татар яңарышын билгелибез икән, Тукай, Исхакыйлар янәшәсендә, һичшиксез, Гафуриның урыны бар. Аның татар халкына атап язылган шигырьләре берничек тә онытылып кала алмый. Үзе исән вакытта аның шигырьләрен яттан сөйләгәннәр. Ул яңа традицияләргә нигез салган, бик күпләргә йогынты ясаган шәхес», - диде ул.

Әлфәт Закирҗанов Гали Чокрыйның XIX йөз татар әдәбияты тарихында кабатланмас үз урыны булуын әйтте. «Бу чорда киң җәмәгатьчелеккә аеруча билгеле булган шәхесләр дип, без Габделҗаббар Кандалыйны, Гали Чокрыйны, Мифтахетдин Акмулланы атыйбыз. Гали Чокрыйның иҗаты бай, зур булуы белән аерылып тора. Ул исән вакытта ук аның биш китабы чыккан. Бу гаҗәеп булдыклылыкның үрнәге. Ул суфый шагыйрь буларак та, мәгърифәтне, динне заман белән бәйләү рухындагы шигырьләре белән дә үз вакытында ук танылган булган», – диде ул.

Гали Чокрый белән Мәҗит Гафурига багышланган китапларны туплауда Татарстан галимнәренә Башкортстанда яшәп иҗат итүче хезмәттәшләре ярдәм иткән. «Гали Чокрый, Мәҗит Гафури я туып үсүе, я хезмәт урыннары белән Башкортстан һәм Татарстан төбәкләрен үзара бәйләп тора. Алар турындагы архив материалларының бер өлеше Башкортстандагы музейларда һәм архивларда саклана. Ике республика арасындагы хезмәттәшлек тугандаш халыкларның дустанә уртак проекты буларак киләчәктә дә дәвам итсен иде», - диде Әлфәт Закирҗанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100