news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлфәт Закирҗанов Фатих Кәрим кызы турында: Хатларын халыкка чыгаруда зур эшләр башкарды

Әлфәт Закирҗанов Фатих Кәрим кызы турында: Хатларын халыкка чыгаруда зур эшләр башкарды
Фото: «Татар-информ» архивы

Әдәбият галиме, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов әйтүенчә, фронтовик-әдип Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова әтисенең хатларын халыкка чыгаруда зур эшләр башкарды.

«Фатих Кәримнең 2 кызы була. Берсе – Ада, икенчесе Ләйлә исемле. Кызганычка, олы кызы Ада иртәрәк вафат була. Ләйлә ханым белән берничә әдәби чарада катнашканым булды. Рус һәм татар телләрен бик камил белә иде. Шундый атаның кызы булуы белән чиксез горурланып яшәде. Әтисенең хатларын халыкка чыгаруда зур эшләр башкарып чыкты. Алардагы кайбер сүзләргә, исемнәргә аңлатмалар өстәде. Әлбәттә, ул хатлар аның сөекле Кадриясенә һәм кызларына юлланган. Тылда хезмәт иткән татар әдипләренә җибәргән хатлары да байтак. Шуннан соң Ләйлә ханым әтисе вафат булган җиргә Татарстан Язучылар берлеге белән барып, каберен туганнар каберлегенә күчерүдә башлап йөрүчеләрдән булды», – дип сөйләде ул.

Шулай ук әңгәмәдәш Ләйлә Кәримова әтисенә куелачак һәйкәлнең эскизын күреп кала алуын әйтте.

«Фатих Кәримнең туган ягы – Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында музеен булдыру, бюстын куйдыруда да кызы Ләйлә ханымның роле зур булды. Ләйлә ханым исән чакта, Фатих Кәрим яшәгән йортта – Казанның Миславский урамындагы өйгә – истәлек тактасы эленде. Ләйлә ханым әтисенә Казанда куелган әлеге һәйкәлнең эскизын күреп калды. Шуның белән аның рухы шаттыр, дип ышанам. Кызганыч, үзе исән-сау чагында куела алмады. Ләкин, ничек кенә булмасын, ул аның куелачагын һәм Хөкүмәт ризалык бирүен белеп үлде», – ди ул.

  • Фатих Кәрим (1909–1945) — XX гасырның күренекле татар язучыларының берсе. Фронтовик язучы. Бөек Ватан сугышы елларында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә кадәр сугыш юлын үтә. Ул Бөек Ватан сугышы орденының I дәрәҗәсе, «Кызыл Йолдыз» ордены һәм башка бүләкләр белән бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot