news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлфәт Закирҗанов: Фатих Әмирханның «Тигезсезләр»е Камал театры сәхнәсендә!

28 майда Камал театры журналистларга һәм бер төркем сәнгать әһелләренә Фатих Әмирханның «Тигезсезләр»ен тәкъдим итте. Спектакль турында фикерләре белән уртаклашуны сорап, без әдәби тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗановка мөрәҗәгать иттек.

Әлфәт Закирҗанов: Фатих Әмирханның «Тигезсезләр»е Камал театры сәхнәсендә!
Фото: © «Татар-информ»

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында премьера – сәхнәдә Фатих Әмирханның «Тигезсезләр» пьесасы. Быел 140 еллык юбилеен билгеләп үтүче әдипнең 1914 елның ахырында язылып, 1915 елның 9 февралендә «Сәйяр» тарафыннан сәхнәләштерелгән, совет чорында исә бер тапкыр гына куелган әсәренә мөрәҗәгать итү, һичшиксез, театр тормышында мөһим вакыйга булып тора. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссамы – Булат Ибраһимов, хореографы – Марсель Нуриев.

Фото: © «Татар-инфом», Салават Камалетдинов

Спектакль күңелдә ике хис-тойгыны яңартып, үстереп җибәрде: берсе – Фатих Әмирханның ХХ йөз башы татар драматургиясенә яңа рух, сулыш бирүче драматург булуын аңлау. Үз вакытында ук билгеләп үтелгәнчә, әдип бертөрле көнкүреш вакыйгаларыннан, мәгънәсезлекләрдән көлеп сурәтләнгән пьесалардан туйган тамашачыга өр-яңа эчтәлек һәм форма тәкъдим итә. Ул яңарыш дулкыны белән бәйле милли буржуазиянең эш-гамәле, дөньяга башкача карый башлаган яңа геройлар, аларның киләчәккә – бәхеткә, мәхәббәткә, матур гаилә коруга омтылышы белән бәйле. Әлеге вакыйгаларга тартылган геройларның үзара бәхәс-каршылыкларында ачылган рухи дөньялары моңарчы күренмәгән хис-кичереш, эчке яну, психологик киеренке халәт аша бирелә һәм тамашачыны тотып тора, үзеннән җибәрми. Бу урында шуны да искәртеп китү урынлы булыр: фикер көрәшен, геройлар күңелендә барган кичереш халәтен, үзгәрешләрне сурәтләве белән пьеса Антон Чехов драмаларындагы яңалыкны татар сәхнә әдәбиятына алып килә.

Икенчесе – Камал театрының заман белән бергә атлавы, классикага яңа рух биреп, заманча яңгыршака ирешүе. ХХ гасыр башында татар җәмгыятендә милләтнең киләчәге, аның башка халыклар арасындагы урыны, моны билгеләүче туган телнең кулланылышы, әдәбият, сәнгать үсешенә бәйле тартышлар – барысы да спектакльнең заманчалыгын тәэмин итә. Моннан 100 элек булган хәл-вакыйгалар, авторның аларга мөнәсәбәте бүгенге тамашачыны да уйланырга, борчылырга мәҗбүр итә, һәрхәлдә битараф калып булмый.

Фото: © «Татар-инфом», Салават Камалетдинов

Режиссер Фәрит Бикчәнтәев пьесага билгеле бер үзгәрешләр керткән: аерым кыскартулар бар, милләт киләчәгенә, тел язмышына бәйле бәхәс көчәйтелгән, иң мөһиме – язучы-мөхәррир Сөләймән образы Фатих Әмирхан шәхесенә якынлаштырылган. Әсәрдә Сөләймән акылы, тәҗрибәсе, сабырлыгы, хис-кичереш байлыгы, милли мәсьәләләрдә ныклы позициясе белән Фатих Әмирхан карашларын, позициясен чагылдыручы буларак кабул ителә. Спектакльдә аның «аяклары бәйле Прометей» (Хәсән Туфан) төсендә коляскада сәхнәгә чыгарылуы әдипнең үзе белән бәйләп кабул итүгә үстерә, баета, шәхси образы дәрәҗәсенә күтәрә. Минемчә, әлеге үзгәртүләр тулысынча кабул ителә, спектакль турындагы уйланулар Фатих Әмирхан шәхесенә, коляскада гына хәрәкәтләнә алган язучының әдәби батырлыгын да ача. Аннары талантлы әдипнең әдәби образын иҗат итү кирәклегенә дә ишарә итә.

Фото: © «Татар-инфом», Салават Камалетдинов

Спектакльдә гаять талантлы артистлар уйный: Рамил Вәҗиев, Гөлчәчәк Гәйфетдинова, Зөфәр Нуртдинов, Чулпан Нәҗипова, Илюсә Камалиева, Азалия Гыйниятуллина, Искәндәр Хәйруллин, Эльза Муратхуҗина, Эльвир Сәлимов, Рәдиф Галимов һ.б.

Спектакль турында фикерләрем белән матбугат битләрендә тулырак уртаклашу соңрак булыр дип уйлыйм.

Фото: © «Татар-инфом», Салават Камалетдинов

news_right_1
news_right_2
news_bot