Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлфәт Закирҗанов: Бүген татар әдәбияты белән кызыксынучылар артык күп дип әйтеп булмый
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов бүгенге көндә Габдулла Тукай мирасын өйрәнү актуальме, яшь галимнәр әлеге юнәлештә эзләнүләргә алынамы дигән сорауга җавап бирде.
«Кызганыч ки, бүгенге көндә гуманитар фәннәр, татар әдәбияты белән кызыксынучылар артык күп дип әйтә алмыйбыз. Әмма шул ук вакытта без һәр елны Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлегенә ике аспирант алабыз. Ягъни, яшь галимнәрне үстерү буенча максатчан эш алып барыла», – дип искәртте ул.
Әлфәт Закирҗанов хәзерге вакытта әлеге юнәлештә актив эшчәнлек алып барган галимнәрне дә атады.
«Татар теле, әдәбият укытыла торган уку йортларында, фәнни оешмаларда Тукай белән шөгыльләнәбез. Бу Казан федераль университетының әдәбият кафедрасы, Алабуга институты, Чаллы шәһәрендә педагогика институты – аларның һәрберсендә татар теле, әдәбият өйрәнелә һәм галимнәр үзләренең мәкаләләре белән һәрдаим төрле конференцияләрдә, җыеннарда катнашып киләләр. Бу өлкәдә әйдәп баручы галимнәр дип мин Дания Заһидуллина, Марсель Ибраһимов, Нурфия Йосыпованы атар идем. Алар даими рәвештә, максатчан мәкаләләр, китаплар бастырып киләләр», – дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз