news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алессандро Сафина Россиядә беренче чыгышын Казанда тәкъдим итәчәк

21-22 февральдә Казанда Федор Шаляпин исемендәге XXVIII Халыкара опера фестиваленең Гала-концерты узачак. Анда Италия җырчысы Алессандро Сафина да җырларын бүләк итәчәк

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). 21-22 февральдә Казанда Федор Шаляпин исемендәге XXVIII Халыкара опера фестиваленең Гала-концерты узачак. Анда Италия җырчысы Алессандро Сафина да җырларын бүләк итәчәк. Концертта танылган тенор үзенең берничә җырын, шул исәптән халык яраткан "LUNA" хитын башкарачак.
Италия җырчысы Алессандро Сафина Сиена шәһәрендә туа. Аның кечкенәдән үк җырга сәләте ачыла. Флоренциянең Луиджи Керубини консерваториясендә белем ала. 1989 елда Мантуе шәһәрендә Lirico Internazionale конкурсының I премия лауреаты була. Сәхнәгә беренче тапкыр чыгуы 1990 елда була. Анда Алессандро Сафина Джакомо Пуччининең “Богема” операсында Рудольф партиясен башкара. Лондонның Barbican, Мантуедагы Teatro Bibiena, Триестадагы Teatro
Verdi, Палермоның Teatro Massimo, Страсбург, Марсель театрларында, Уэксфорд Халыкара фестивалендә чыгыш ясый.
Җырчының беренче INSIEME A TE җыентыгы 1999 елда дөнья күрә. Алессандро Сафина “Луна” җыры белән Нидерланды илендә зур популярлык казана. Җыр язылган CD-диск 38 илдә басылып чыга. Сафина Бразилия, Корея һәм башка илләрдә концертлар куя. 2003 елда Джакомо Пуччининең “Tosca E Altre Due” фильм-операсында төшә. Шул ук елны “MUSICA DI TE” альбомын яздыра. 2007 елның апрелендә аның “SOGNAMI” өченче альбомы дөнья күрә. Бүгенге көндә җырчы яңа җыр альбомын әзерли. Ул халыкка быел тәкъдим ителәчәк.
Хәзер Сафина концертлары Төньяк һәм Көньяк Америкада, Аурупа һәм Азиядә зур уңыш белән үтә. Мәскәүдә Сафина 24 мартта концерт бирәчәк дип көтелә. Әлеге мәгълүматны М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры матбугат хезмәте җиткерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot