Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Алеша» танкы турындагы җыр интернет челтәрендә яңадан популярлаша башлады
Былтыр Украина Кораллы Көчләре колоннасының һөҗүмен туктаткан «Алеша» позывнойлы танк турындагы җыр Интернет челтәрендә кабат популярлаша башлады. «Татар-информ» шул хакта яза.
Җырның көен һәм сүзләрен Константин Губин язган. «Русский танк Алеша» җырын җырчы Юрий Кононов башкарды (соңрак ул аны Росгвардия гаскәрләренең академик җыр һәм бию ансамбле белән бергә җырлады). Шул вакытта клип та төшерелгән.
«Алеша» Т-80 танкы (моңа кадәр аның позывное «Монолит» булган) дошманның сигез хәрби машинадан торган колоннасын юк итүдә катнашкан (атаканы кире кагуда артиллерия дә җәлеп ителгән, колонна юлында шулай ук миналар куелган).
Болардан тыш, җыр текстында танк экипажының интернациональ составы билгеләнә - аңа «татар, рус һәм якут» керә. «Татар» — Рәсим Баксиков. Аның иптәшләре Александр Леваков, Алексей Неустроев һәм Филипп Евсеев кебек үк, ул да Россия Герое булды.
Герой йолдызларын хәрбиләргә РФ Президенты Владимир Путин тапшырды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рәсим Баксиковка котлау телеграммасы юллады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз