news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алеша» танкы командиры Рәсим Баксиков Аксубай районында истәлек тактасы ачты

«Алеша» танкы командиры Рәсим Баксиков Аксубай районында истәлек тактасы ачты
Фото: © Аксубай районының матбугат хезмәте

Татарстанның Аксубай районы Кәкрекүл авылында Советлар Союзы Герое Григорий Романов исемендәге мәктәп фасадына мемориаль такта элделәр. Тантана Григорий Романовның 116 еллыгына багышлана. Чара ул 1941 елда Кызыл Армиягә хезмәткә кергән көнне узды.

Советлар Союзы Герое Григорий Григорьевич Романов истәлеген мәңгеләштерүдә Россия Герое, «Алеша» танкы командиры Рәсим Баксиков катнашты. Исегезгә төшерәбез, Казан танк училищесын тәмамлаган 35 яшьлек хәрбинең экипажы Запорожье өлкәсендәге бәрелешләрнең берсендә дошманның ике танкын һәм пехота белән алты бронеавтомашинасын юк итте.

Истәлек тактасы урнаштырудан тыш, мәктәптә патриотик дәресләр узды, архив документлары күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында тыныч халыкның фаҗигасе турында «Без срока давности. Прививка от нацизма» дип аталган лекция сөйләделәр.

«Каһарманнар исемнәре» проекты республика грант бәйгесендә җиңү яулады. Ул яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләнә.

Максаты — тарихи хәтерне саклауга һәм Татарстанда туган Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары истәлеген мәңгеләштерүгә ярдәм итү. Мемориаль такталар Геройлар укыган һәм герой исемен йөрткән мәктәпләрдә урнаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, 24 августта Кремльдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Алеша» Россия танкы экипажы белән очрашты. Ә аңа кадәр бер көн элек ул аларга Россия Герое йолдызларын тапшырды. Дәүләт бүләкләрен бирү тантанасы Курск сугышында җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә оештырылган кичәдә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100