news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алемасов исемендәге премия Татарстанның өч галименә бирелде

Татарстан Рәисе 2026 елга В.Е.Алемасов исемендәге дәүләт премиясен бирү турындагы указга кул куйды. Казан дәүләт энергетика университетыннан (КДЭУ) һәм Казан милли тикшеренү технология университетыннан өч галим лауреат булды.

Премия техник фәннәр кандидаты, КДЭУ доценты Татьяна Галиевага электр тапшыру линияләренең һәм подстанцияләрнең югары вольтлы изоляторлары торышын мониторинглау системасын эшләүгә керткән өлеше өчен бирелде. Техник фәннәр кандидаты, КДЭУ кафедра мөдире вазифаларын башкаручы Вадим Зинуровка – мультивихра аппаратларында дисперслы тирәлекләрне аеруның механик процессларын тикшергән өчен. Физика-математика фәннәре кандидаты, «КАИ-КВАНТ» Казан квант үзәгенең фәнни хезмәткәре Мансур Миңнегалиевка – ерак хәрәкәт итүче квант коммуникацияләре өчен оптик квант хәтерен эшләгәне һәм тикшергәне өчен.

Бүләкләр энергетика, механика һәм квант технологияләре үсешенә зур өлеш керткән өчен бирелде. Алемасов исемендәге премия ел саен күренекле фәнни һәм инженерлык казанышлары өчен бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot