Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алексей Тайбинский: “Заманча кооперация кысаларында аеруча машина төзелеше тармагы җитештерү мәйданнарын арттыруга мохтаҗ”
Алексей Тайбинский: “Заманча кооперация кысаларында аеруча машина төзелеше тармагы җитештерү мәйданнарын арттыруга мохтаҗ”
(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Татарстанда заманча кооперация һәм аны тирәнәйтү юллары” темасына багышланган түгәрәк өстәл утырышында республика шәһәр һәм районнарында җитештерүчәнлек мәйданнарынң булдыру мәсьәләсе буенча шәхси фикерләрен белән Татарстанда сәнәгать үсешенә битараф булмаган җитәкчеләр – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының машина төзелеше бүлеге башлыгы Алексей Тайбинский уртаклашты.
Министрлык вәкиле 90 елларга кадәр планлы икътисадның кырыс кооперация планы белән бәйләнгәнен, ягъни һәр тауар җитештерүченең эшчәнлек төрләре буенча төгәл сату системасына ия булуын билгеләп үтте. 90 нчы еллар уртасында икътисади мөнәсәбәтләр реформа кичергәч, яшәгән система җимерелә башлый, комплектлы җиһазлар белән тәэмин итүчеләрнең бер өлеше Якын чит илләргә күчә, предприятиеләрнең бер өлеше эшчәнлекләренең юнәлешен үзгәртә. Шулай итеп, элемтәләр өзелә. Дәүләт органнарының хезмәттәшлекне торгызу тәҗрибәсе “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте белән мөнәсәбәтләрне көйләүдән башланып китә. Республика тауар җитештерүчәләре акционер ширкәтләр белән элемтәләрен ныгыта. 2000 еллар башында предприятиеләрнең яңа милекчеләре анализ үткәреп, тулы комплектлы җиһаз белән тәэмин итүчеләрнең бер өлеше милек хуҗаларына бары тик чыгымнар гына китерүен ачыклый. Нәтиҗәдә, яңа поставщиклар табу зарурлыгы туа. Алексей Тайбинский әйтүенчә, ТР Министрлар Кабинеты Карары ярдәме белән комплекслы мәгълүмати тәэминат системасын булдыру эшенә старт бирелә. Кооперация хезмәттәшлеген киңәйтү максатында, Татарстан Хөкүмәте һәм “АВТОВАЗ”, “Россия тимер юллары” ААҖ арасында эре килешүләр төзелә. Республика предприятиеләре һәм тауар белән тәэминат күләмнәре елдан-ел арта.
Алексей Тайбинский чыгышыннан АВТОВАЗ белән хезмәтәшлек динамикасына күз салсак, 2007 елда тәэминат күләме 2,5 миллирд сум булыр дип фаразлана, гәрчә ул 2005 елда – 1,5 миллиард сумны тәшкил иткән. “Россия тимер юллар” оешмасында шул ук хәл күзәтелә: шушы төр бизнес белән кызыксынган предприятиеләрнең, илнең тимер юл ихтыяҗларын канәгатьләндерү күләмнәре елдан-ел үсә. Үрнәк итеп “Татэлектромаш” оешмасын да телгә алырга була. “Җиһазларын яңарткан бу предприятиенең 2006 елда тауар белән тәэминат күләме 110 миллион сумнан гыйбарәт булса, 2007 елда ул 300 миллион булыр дип фаразлана”, - ди ул. Аның сүзләренә караганда, “Татэлектромаш” “КАМАЗ” ААҖ нә куелучы детальләр комплекты күләмнәрен арттыру буенча да өлге санала.
“Заманча кооперациянең икътисад өчен мөһимлеген республика анык аңлый, бигрәк тә машина төзелеше тармагы җитештерү мәйданнарын арттыруга мохтаҗ”, - дигән фикерен җиткерде Алексей Тайбинский. Аның әйтүенчә, ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең Актанышта үткәргән киңәшмәсе дә зур әһәмияткә ия булды. Анда “КАМАЗ” ның Актанышта җәелдергән җитештерү мәйданы уңай мисал итеп тәкъдим ителеп кенә калмады, ә охшаш гамәлләрнең башка районнарда да башкарылачагы турында килешенде. Бу бюджет керемнәре түбән булган һәм сәнәгать потенциалы тиешле дәрәҗәдә үсеш алмаган районнарга кагыла.
“Бүгенге көндә “КАМАЗ” реинженеринг программасы өстендәге эшне төгәлләп килә, ел азагында ул Директорлар советында кабул ителәчәк. Аның нигезендә предприятие 8 меңләп комплектлы җиһазларны башка җитештерү мәйданнарына тапшырырга ниятли”, - дип билгеләп үтте сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының машина төзелеше бүлеге башлыгы Алексей Тайбинский.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз